Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия православлары яңа патриархны сайларга җыена


Күзәтүчеләр бу юлы Рус православ чиркәве башлыгы урыны өчен көрәшнең аеруча пычрак баруын билгели. Әлегә кемнең җиңүен фаразлау авыр.

Патриархны сишәмбе көнне Мәскәүдә ачылган Олы җыен вәкилләре сайларга тиеш. Якшәмбедә булган Әрхәрәйләр җыенында якынча 200ләп кеше Мәскәү һәм бөтен Русия партиархы урына 145 исемнән 3 намзәтне сайлады.

Бу - хәзер православ чиркәве башлыгы вазыйфаларын башкаручы Смоленски һәм Калининград митрополиты Кирилл, Калуга һәм Боровски митрополиты Климент, Мински һәм Слутски митрополиты Филарет.

Митрополит Кириллның җиңү ихтималы аеруча зур дип фаразлана. Әрхәрәйләр җыенында Кирилл 97 тавыш җыйган.
Әмма вакыйгалар көтелмәгән юнәлеш тә алырга мөмкин, Олы җыенның үз намзәтен тәкъдим итү хокукы бар.

Рус православ чиркәвенең иң югары идарә оешмасына, Олы җыенга дин әһелләре, монахлар һәм гади христианнар, барлыгы 700дән артык кеше чакырылган. Алар яшерен рәвештә тавыш бирәчәк.

Нәмзәтләр Кремль белән дусмы?

Күзәтүчеләр Рус православ чиркәве башлыгының ничек итеп православлар белән җитәкчелек итә алуын гына түгел, ни рәвешле Кремль белән эш итүенә дә игътибар итә. Әйтик, митрополит Кирилл һәм митрополит Климент бу яктан уңай нәмзәтләр булып күренә.

Мински митрополиты Филарет исә Беларус президенты Александр Лукашенкога якын дип санала.

Шул ук вакытта, Олы җыенда Рус православ чиркәве башлыгы урынына Украинадан берәр православ җитәкче тәкъдим ителергә мөмкин, дип фаразлый мәгълүмат чаралары.

Компромат сугышы

Бу сайлау алды кампаниясен күзәтүчеләр, аның моңа кадәр булмаган пычрак һәм агрессив рәвештә алып барылуы турында яза. Православлар тормышы турында язучы Кредо.ру сәхифәсе күзәтүчесе Алекандр Солдатов шундый фикердә тора.

“Бу юлы сайлау алды кампаниясе бик киеренке һәм пычрак булды. Бу бигрәк тә митрополит Кирилл кулланган алымнарга карый. Аның тарафдарлары интернетта, блогларда аның көндәшләренә, мөмкин башка нәмзәтләргә пычрак ату белән шөгелләнде”, ди Александр Солдатов.

Сәяси технологияләр үзәге башлыгы урынбасары Алексей Макаркин да, бу юлы дини даирәләрдәге көрәштә төрле имеш-мимешләрне тарату, хәттә яла ягу алымнары кулланылды дип яза.

Митрополит Кириллның дәрәҗәсен төшерә торган мәгълүматлар да чыкты.

Газеталар тәмәке сату тирәсендәге бәхәсле язмаларны искә төшерде. 90нче елларда Рус православ чиркәвенә алкоголь һәм тәмәкене илгә чик салымын түләмичә кертү рөхсәт ителгән иде. Кайбер мәгълүмат чараларында Кириллны “тәмәкече динче ” дип атадылар, аны дини тормышка караганда коммерциягә күбрәк игътибар бирүдә гаепләделәр.

Митрополит Кирилл, патриарх вазыйфаларын башкаручы гына түгел, Рус православ чиркәвенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы булып тора. Ул Ватикан белән эш иткән, католик чиркәү белән хезмәттәшлекне арттырырга чакырган, 2007 елда папа Бенедикт XVI белән очрашкан булган.

Русиядә билгеле дин белгече, Изге Тихон дини институт профессоры Андрей Кураев, “Эхо Москвы” радиосына биргән әңгәмәдә : “Бүгенге җәмгыяттә динара диалогның асылын аңлаган, Русияне католик һәм мөселман дөньясыннан аермауны яклаган православлар патриарх урынында Кириллны күрергә теләр”, дип белдерде.

Әмма ул да, башка күзәтүчеләр дә, православ чиркәү башлыгы сайлауларының ничек тәмамлануын фаразлау бик авыр, дип әйтә. Олы җыенда көтелмәгән нәмзәт җиңәргә мөмкин ди алар.

Казан епархиясе вәкиле, мәгълүмат-агарту эшләре бүлеге башлыгы протоиерей Сергий, кайсы нәмзәтнең Казан өчен яхшырак булуы турындагы сорауга җавап бирүдән баш тартты. “Юрау православ динендә тыелган, барысы да Алла кулында, патриарх кем булса да, шуның белән эшләрбез”, диде.


XS
SM
MD
LG