► Кризис һәм дәүләтләштерү: Русия
Көнбатыш хөкүмәтләре финанс кризисы белән көрәшкәндә моңарчы хосусый банклар белән эш итергә тырышты. Аларга миллардлаган доллар ярдәм акчасы бирелде. Керем процентлары киметелде, нәтиҗәдә бу банклар дәүләт казнасыннан бик арзанга әҗәт акчалары алды.
Банклар аягына басып китеп, янә кредитлар бирә башласын өчен, хөкүмәтләр барысын да эшләде кебек. Тик әлегә нәтиҗәсе юк. Банклар кредит бирергә ашыкмый.
Кредит системы эшләми
Лондондагы BGC Partners ширкәтенең финанс белгече Howard Wheeldon моның сәбәбен безгә болай аңлатты:
"Банк капиталының куәтен аңлау җитми. Банклар нинди акча алган, аның «үле» йә «агулы» өлеше күпме. Шул сәбәпле банкларга ышаныч һаман юк."
Башкача әйткәндә, банклар кредит алучының акчаны кайтару сәләтен ачыкламый торып, кредит бирергә теләми. Казнадан алган акчаларын алар кризистан килгән зыянны каплау өчен тота. Ул арада кризис дәвам итә.
Өч мөмкинлек бар
Бу вазгыятьтә нишләргә дигәндә, белгечләр өч мөмкинлек күрә.
Беренчесе. Хөкүмәтләр банкларга тагы да күбрәк акча бирә, ләкин кредитларны бирә башларга, дигән кырыс шарт куя. Ихтимал югалтуларны үз өстенә ала.
Икенчесе. Бөлгән банкларның бурычларын сатып алу өчен хөкүмәт тарафыннан «яман банк» төзелә. Бу банк яман булып кала, аның урынына башкалары аягына баса.
Өченчесе. Хөкүмәт бөлгән банкларны үз карамагына ала. Башкача әйткәндә, дәүләтләштерә. Көнбатыш хөкүмәтләр өчен бу иң яманы.
"Дәүләтләштерү – иң соңгы чара, - ди Howard Wheeldon. - Кечкенә банкларны әле алай итеп була. Башкалары өчен башта «яман банк» төзеп карарга кирәк."
Дәүләтләштерү инде бара
Асылда дәүләтләштерү гамәле инде бара дияргә була. Көнбатыш хөкүмәтләре кайбер эре банкларның хиссәләрен алып та өлгерде.
Әйтик, Америка хөкүмәте Bank of America банкының 6%, Citigroup банкының 8% хиссәсен үзенә алды.
Royal Bank of Scotland банкының 70% хиссәсе Британия хөкүмәте кулында.
Исландия хөкүмәте илнең өч эре банкын тулысынча үзенә алды. Ирландия Anglo Irish Bank белән шулай эшләде.
Тискәре һәм уңай яклары
Дәүләтләштерүнең әлбәттә тискәре яклары бар. Банклар хәкүмәт кулына күчкән илдән инвесторлар китә башлый.
Икенчедән, хөкүмәтләрнең үзләренә басым арта. Алардан чаралар күрүне таләп итәләр. Әйтик, ипотекасын түли алмаган кешеләрнең өйләрен сату таләп ителә.
Ләкин, дәүләтләштерүнең уңай ягы да бар. Гади кешеләрнең акчалары сакланып кала, банклар аякка басып, кредит бирә башлый.
1990 елларда Швециядә шулай булды. Бик зур кредтилар өләшеп бөлгенлеккә төшкән банкларны хөкүмәт үзенә алды. Берничә елдан алар кире хосусыйлаштырылды һәм элеккегә караганда да көчлерәк банкларга әверелде.