Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда этләр вәһшиләрчә үтерелә


Хуҗасыз этләрне яклап Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең җыены үтте. Прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен имзалар да җыелды.

Казанның Химиклар мәдәният сараена 200ләп кеше килде.
Этләргә атылган энәләрне алып килүчеләр дә бар иде. Алар бу агулы энәләрне урамда үлеп яткан этләрдән алган. Эт аулаучылар, без этләргә атып йоклатабыз гына, дип белдерә. Ә үз күзләре белән күргәннәр исә, моның киресен сөйли.

Менә ул агулы энә
“Мин бу энәне ике ел буе үзем карап, тәрбияләп торган үтерелгән эттән алдым. Сәламәт, чиста һәм тәртипле ул этне ишегалдында бөтен кеше дә ярата иде. Ул этләр гаиләсенең соңгы җан иясе булды. Менә сентябрь ахырында бу гаиләне бөтенләй юк иттеләр”, дип сөйли бу чарада катнашкан бер ханым.

Җыелыш вакытында үлеп яткан этләрнең фотолары да, видео тасмалар да күрсәтелде. Мондый вәһшилекне, зоояклаучылар беренче тапкыр гына күрми мөгаен, әмма залда утырган һәркемнең күзе яшьләнде.

СОБЖ, ягъни хуҗасыз этләрне тоту хезмәтенең үзендә дә хәлләр шәптән түгел, ә коточкыч икән. “Анда кечкенә генә бер 40-лап читлек бар. Аларда нәселле этләр тора. Үзләре бик ябыклар, сөякләре беленеп тора, күзләре дә моңсу. Аларга куллану вакыты чыккан коры ризык кына бирәләр һәм этләр яткан таш идәннәрне дә боздай салкын су сиптереп юалар”, дип сөйли үз күзләре белән күреп кайткан бер ханым.

Бу тәрбия түгел, ә болай тотарга ярамаганлыкны белә торып хайваннарны кыргыйларча җазалу, дип белдерә ул. Аңа очраклы рәвештә, үзе карый торган эт югалып аны эзләгән вакытта, шәһәр думасы депутатлары белән бергә СОБЖ үзәгендә булырга туры килгән.

“Депутатлар үзәкнең үле этләр саклана торган суыткыч амбарына үтте, ә мине анда кертмәделәр, димәк анда хәлләр тагын да яманрак”, ди әлеге ханым.

Билгеле булганча, СОБЖ үзләрендә барсы да “ал да, гөл” дип белдерә. Узган ел Казан шәһәрен тәртипкә китерү штабы утырышында да 32 мең хуҗасыз эт тотылган, аның 4 мең ярымы стерильләштерелгән дип белдергәннәр.

Бу эш белән барлыгы 8 төркем шөгыльләнә һәм янәсе алар этләрне йоклатып СОБЖга алып кайтып, яхшыларын стерильләштереп кире шәһәргә җибәрә, авыруларын йоклатып теге дөньяга озата икән.


Әмма эт аулаучыларның машиналарын үз күзләре белән күргәннәр, нигә ул канга баткан соң, СОБЖның максаты үтереп теләсә кая илтеп ату, дип белдерә.

Каршылык гамәленә җыелганнар СОБЖ күпме акча тотканлыгы турында хисап тотмый, сүзләре белән эшләре дөреслеккә туры килми, Казан хакимиятеннән бирелә торган акчаны урлау урыны гына бу, дип ярсучылар да булды.

Менә 24 февральдән хуҗасыз этләргә тагын “һөҗүм” башланды. СОБЖ башлыгы Рөстәм Нуруллин белдерүенчә, “эт туе” вакытында алар кешеләрне күбрәк тешли. Һәм 2008 елда исә, Казандагы хуҗасыз этләрне бары тик 15-20 процентка гына киметә алганнар.

Этләрне яклаучылар әйтүенчә, план тутырам дип аулаучылар күзләренә күренгән һәр эткә ата. Шундый бер очракның ачык бер мисалы – өч көн генә элек Калашниковларның нәселле этләрен атып үтергәннәр. Эт тотканнар белә, ул бит газиз балаң кебек, ди Калашников. Шуңа күрә, эшмәкәр Калашников әлеге җыенны үткәрү өчен дә акчасын кызганмаган.

Җыенга кеше күп килде
“Җинаятьләр кодексының 245нче маддәсе, Русия конституциясе нигә безнең республикада үтәлмәскә тиеш. Без салым түләүчеләр. Стерелизация өчен акча бүленә. Аның кая китүе турында нигә безгә аңлата алмыйлар. Бу бик җитди мәсьәлә. Моны прокуратура тикшерергә тиеш”, ди Евгений Калашников.

Бу чарада катнашучылар фикеренчә, этләрне үтереп кенә бетереп булмаячак. Юк иткән саен, исән калганнары күбрәк балалый, ди алар.

Казан читендә яшәүче хуҗасыз этләр шәһәрне төрле йогышлы авырулардан, котыру чиреннән саклый, кала эчендәгеләре күсе һәм тычканнарның үрчүенә каршы тора, дип белдерүчеләр дә булды.

Шулай да рәсмиләр, СОБЖга хәйран күп сумнар бүлеп бирүгә карамастан, әле дә бу бәладән ничек котылырга соң, дип баш вата. “Әнә Европаны үрнәк итеп алырга кирәк. Анда теләсә кайда чүплек оясы ясамыйлар. Ризыклар да ташланмый. Ашарга булмагач этләрдә “бозлык чоры” башлана. Алар бала тапмый башлый. Табигать үз-үзен көйли. Моны да Аллаһы тәгалә безгә бик матур итеп биреп куйган”, ди Әминә Кашапова.

XS
SM
MD
LG