Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галиме Израильдәге киңәшмәдә катнаша


Башкортстандагы танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Израильгә эш сәфәренә китте. Анда ул Иерусалим шәһәрендә үтүче халыкара киңәшмәдә катнаша һәм чыгыш ясый.

Иерусалимда, Русия галимнәре катнашлыгында, Якын Көнчыгыштагы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендәге этносәяси хәлләрне өйрәнүчеләрнең халыкара семинары үтә. Русия вәкиллегенә анда РФ Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков җитәкчелек итә. Вәкиллеккә җәмгысе 40 кеше, Идел буе төбәкләреннән, Мәскәүдән һәм Төньяк Кавказдан галимнәр кергән. Мондый семинарлар ел саен оештырыла. Быел аның унбишенчесен үткәрү урыны итеп нәкъ менә Иерусалим сайланган.

Биш көн дәвам итәчәк шушы халыкара җыенда Уфадагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков Башкортстаннан үзе генә була. Үзенең зур чыгышын ул 20 март көнне “Русиядәге һәм элекке Советлар берлеге киңлекләрендәге этник азчылыклар” дигән семинарда тәкъдим итә бу җыенда катнашучылар игътибарына.

“Мин анда Русиядәге һәм Башкортстандагы этник проблемаларны күтәрәм”, ди Илдар Габдрафыйков.
Моңа кадәр дә Илдар әфәнде төрле илләрдәге шундый семинарларда катнаша килде.
XS
SM
MD
LG