Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре баш күтәрерме?


Башкортстан президенты тиздән үз вазифасыннан алыначак, дигән сүзләр куерган саен, республикада башкорт милли оешмалары вәкилләренең дә җанлануы сизелә.

Узган атнада Уфада башкорт яшьләренең “Күк бүре” иҗтимагый оешмасының урам җыены үткәрүе һәм анда Башкортстан президентын яклап чыгыш ясаулары хакында хәбәр ителгән иде инде. “Күк бүре” оешмасы вәкилләре ул пикетта ил президенты Медведевка мөрәҗәгать тә кабул итте.

Ә бу атна башында кайбер интернет сәхифәләрдә Бөтендөнья башкорт корылтаеның да Башкортстан халкына мөрәҗәгать кабул итүе хакында бәян ителгән иде. Әмма ул мөрәҗәгатьнең эчтәлеге генә урнаштырылмады.

Шул ук хәбәрдә республикада башкорт халкын, Башкортстанның азатлыгын яклап, Мәскәүнең идарә итү ысулларына ризасызлык белдереп, тыныч каршылык чаралары оештыра башлау турында да бәян ителгән иде. Ә инде федераль үзәккә каршылык белдерүчеләрне башкалардан аеру өченме, урамнарда Башкортстан байрагы төсендәге тасмалар таратылачагы да әйтелгән. Ләкин урамнарда андый тасмалар таратылуы күзгә чалынмый.

Шушы башлангычның чынмы-түгелме икәнлеген ачыклау өчен, без Бөтендөнья башкорт корылтае идарәсе вәкилләренең берсе Айбулат Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек. Ул ниндидер яшел тасмалар әзерләнүен раслады, әмма алар әллә кая булды, дип белдерде һәм бу эш белән Башкорт корылтаенда Илнур исемле егетнең шөгыльләнүен әйтте.

“Азатлык” хәбәрчесе аңа да телефоннан элемтәгә чыкты. Әмма Илнур әфәнде бернинди дә тасмалар хакында хәбәрдар булмавын һәм ниндидер каршылык чаралары хакында да белмәвен әйтергә ашыгып, тизрәк сөйләшүне өзеп телефонын салды.

Әлбәттә инде, мондый шикчел сөйләшүләр төрле уйларга этәрми калмый. Йә инде Бөтендөнья башкорт корылтае бернинди дә мөрәҗәгать кабул итмәгән һәм яшел тасмалар таратырга уйламаган, йә инде, интернетта бу хакта хәбәрләр таралуга ук, республика хакимиятләреннән каты кисәтү булган. Икенең берсе.

Шул ук вакытта республиканың ягулык-энергетика тармагының тулысынча Мәскәү сатылуы, Мортаза Рәхимовның эшеннән алынуы ихтималлыгына алдагы көннәрдә каршылык чаралары оештырылачагы турында да имеш-мимешләр куера бара. Ләкин андый урам җыеннарының фәтвасы булуына гына шикләнүчеләр күп Башкортстанда.
XS
SM
MD
LG