Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Европада, аңа 500 кеше ияргән


Прага һава аланында Обаманы Чехия президенты Вацлав Клаус каршы алды
Прага һава аланында Обаманы Чехия президенты Вацлав Клаус каршы алды
Лондон, Страссбург, Прага, Анкара. Бу сәфәрендә американ президентын биш йөзләп кеше озата бара – дәүләт секретареннан алып тән сакчылары, пешекчеләргә кадәр.

Төркемдә һәркем үз эше белән мәшгуль, кимендә алты кешегә әлегә эш табылмады. Обама моңа шат кына, бу кешеләр – табиплар төркеме.

Президентның Air Force One очкычында медицинаның соңгы сүзе булган клиника, әлегә аның кирәке чыкмады. Обама саулыгына зарланмый, фәлән сәгать очышлар һәм утырышларны җиңел кичерә.

Алай да, Лондонда матбугат очрашуында ул җиңелчә салкын тигәнен әйтеп төчкереп алды һәм базар икътисады турында сүзен дәвам итте.

Обаманың Европа сәфәре әлегә уңышлы бара. Монда әлбәттә бу сәфәрне әзерләүчеләрнең өлеше дә бик зур.

Президентның иминлеген ике йөзләп хезмәткәр тәэмин итә. Соңгы өч дистә елда американ президентларына өч тапкыр һөҗүм ясау омтылышы булды. Бүген андый һөҗүмнәр бигрәк тә ихтимал дигән фикер бар.

Президент очкычында ил белән читтән торып идарә итү өчен һәрнәрсә каралган. Атом тартмасын махсус кеше күтәреп йөри. Очкычта кухня һәм гимнастика почмагы бар. Обама күнегүләрен калдырмый диләр.

Страссбург, Прага, Истанбул урамнарыннан йөрү өчен Обаманың берничә мотоцикл һәм машинадан торган махсус кортежы бар.

Үзе ул “Тһе Beast” кушаматлы машинага утырып йөри. Корыч һәм титаннан ясалган бу машина бүгенге көндә дөньяда иң имин санала. Аны бер корал да ала алмый, шул исәптән, химик корал да.

Машинаның эчен төнлә күрә торган камералар да күрә алмый. Аның үз коралы бар, шул исәптән, күздән яшь чыгара торган. Тәгәрмәчләр тишелсә дә, кабарган килеш кала. Берәр нәрсә була калса, машинада Обаманың каны төрендәге кан һәм һава шешәләре бар.

Очкыч өчен артык якын, машина өчен артык ерак араларга бару өчен Обаманың Marine One кушаматлы боралагы бар. Шушы боралак һәм озату машиналары Праганың Рузине һава аланына махсус очкыч белән чәршәмбедә үк китерелде. Бу машиналар Һилтон кунакханәсе янында торганга кайберәүләр Обама шунда тукталыр дип уйлый.

Кичен Обама һәләл җефете Мишель белән Праганың бер ресторанында кичке ашка чыгарга җыена. Иминлек хезмәтләре бу ресторанда чимал сыйфатын, куркыныч бактерияләр һәм тыңлау җиһазларының булмавын алдан тикшереп чыгачак.

500 ярдәмче беренче карашка артык күп сыман. Ләкин чагыштыру өчен – Джордж Буш 2003 елда Европага 700 кеше, Билл Клинтон 2000 елда Вьетнамга 1200 кеше ияртеп килгән иде.

Икенче яктан, бу әле Обаманың беренче генә сәфәре.

Якшәмбе Обама шушы сәхнәдән чыгыш ясый
XS
SM
MD
LG