Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульянда Болгар бабаларыбыз рухына Хәтер ташы куелачак


Бу таш УАЗ каршындагы мәйданчыкта урнашырга тиеш.

Башта данлыклы Ульян автозаводы турында берничә сүз. Ул 1943 елда шәһәрдән мәгъриб ягына алып китүче Мәскәү трассасы буенда алман әсирләре тарафыннан төзелгән. Хәзер инде Московское шоссе дигән бик тә озын урам шәһәрнең эчендә санала. Ә автозавод каршындагы гүзәл мәйданчык ял итү урыны булып та хезмәт итә. Алман әсирләре игътибар итмәгәнме, әллә аларга шулай кушылганмы – безгә мәгълүм түгел: трасса буендагы борынгы болгар зираты җир астында калган.

Бүгенге семберлеләр өчен бу зират берничә ел элек кенә ачыкланды. Сембер архиепискобы Прокл атакайның шушы гүзәл ял итү урынында гыйбадәт кылу урны, часовня кую тырышлыклары аркасында. Часовня нигезен казу эшләре барганда, үзешчән археолог, милли хәрәкәт активисты Варис Равилов казылган урында борынгы Болгар зираты калдыкларына тап булган иде. Җирле археологлар аның 7-8-нче гасыр болгарлары зираты икәнен исбатладылар.

Нәтиҗәдә Часовня кую нияте шиңде. Шулай да һаман “Биредә часовня куелачак”, дигән язмалы олуг таш хәтирәләрне яңарта тора.
Тынгысыз җан, фидакарь зат Шәүкәт Богданов биредә күмелгән Болгар бабаларыбыз истәлегенә Хәтер ташы кую башлангычы белән чыкты. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык.

- Кол Гали һәйкәлен, шөкер, куя алдык. Хәзер исә биредә җирләнгән Болгар бабаларыбыз хәтирәсен халыкка кайтару өчен Хәтер ташы куярга тырышу таләп ителә.

- Моның алдында да кыенлыклар бармы әллә?

- Кыенлыксыз булмый инде ул. Элек УАЗ җитәкчелеге каршы чыккан иде. Хәзер, бәлки йомшарырлар, чөнки мөфти Сәүбән хәзрәт тә, татар малтабарларын туплаган “Бизнес-клуб” әгъзалары да моны хупладылар. Татар автономиясе дә моңа каршы чыкмас дип өметләнәбез. Чөнки мәдәният идарәсендә дә бу ташның эскизын хуплануына ирешә алдык.

- Мәдәният идарәсендә дагыстанлы дин кардәшебез Хаутиев та ярыйсы гына урын били. Ул моңа нинди карашта?

- Аның карашы бик уңай – аннан хуплау да алдык инде. Ул һәм “Туган тел” белән “Болгар яңарышы” оешмалары җитәкчеләре кул куйган хатны шәһәр мэры Ермаковка тапшырдык инде.

- Тик менә монысы шәһәрдән генә түгел – УАЗ җитәкчелегеннән дә торадыр бит әле…

- Шулай шул – УАЗ җире. Тик аларда законга каршы торырга тиеш түгелләр. Закон үтәлергә тиеш. Дөрес, “Туган тел” белән “Болгар яңарышы” оешмалары ниятен аңламаучылар да булды. Әгәр башка милли оешмалар, шул исәптән, Татар автономиясе дә кушылса, ерып чыгарбыз, иншалла. Шөкер, спонсорлар таптык, матди ягы чишелгән.

- Бәлки мондый уңай карашны Кол Гали һәйкәлен булдыру уңышы тәэсире дип тә санарга ярыйдыр?

- Бәлки шулайдыр да. Бу һәйкәлне булдыру өлкә үзәге генә түгел - бөтен өлкә халкына да уңай тәэсир ясады, дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG