Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә котлау белән мөрәҗәгать итте.
“2011 ел Тукай елы дип игълан ителгән Татарстан бөтен дөнья татарлары өчен аның иҗаты рухи кыйбла, бердәмлеге нигезен тәшкил иткән, халкыбызны туплаган башлангыч булып тора.
Тукай — үз халкының иң сөекле шагыйре. Аның ана теле турындагы тәэсирле сүзләре бүген гимн булып яңгырый, бөтен дөньяда үз туган телен сөючеләрне, милли мәдәнияткә гашыйк кешеләрне берләштерүче фактор булып тора.
Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге һәм туган җиргә мәхәббәте Русия халыклары бердәмлеге идеясеннән аерылгысыз. “Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...”, дип язды ул рус, татар һәм илебезнең башка халыклары арасындагы дуслык хакында”, диелә президент котлавында.
Тантаналы чаралар иртән шәһәр үзәгендәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Анда президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күп санлы кунаклар катнашты.
Соңрак бәйрәм Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле каршында шигъри бәйрәм белән дәвам итте. Мәйданда җәмәгатьчелек вәкилләре, яшьләр, гомумән шигърияткә һәм милләткә битараф булмаган кешеләр җыелган иде.
Ел саен Габдулла Тукай туган көнендә Татарстанда мәдәният, әдәбият һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән күренекле затларга республиканың иң дәрәҗәле премиясен – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген тапшыралар.
2011 елның лауреатларын билгеләү турындагы Татарстан президенты фәрманын, лауреатлар исемлеген бәйрәмдә Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева игълан итте.
Тукай бүләгенә ия булучы Альбина Шаһиморатова, Лена Шакирҗанова, Рөстәм Килдебәков белән Мария Килдебәкова һәм Илфак Ибраһимов бүләк өчен рәхмәтләрен белдерде. Лауреатның берсе Лена Шакирҗанова премиягә тәкъдим ителгән китапка кертелгән “Казанда Тукай бәйрәме” дигән шигырен укыды.
Шигырь бәйрәмендә күренекле шагыйрьләр чыгыш ясады, аларга яшь буын шагыйрьләре кушылды. Шигъри сүз җыр-моң белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, башка елларда бу көнне Казанда салкын, җилле, болытлы булса, быел көн кояшлы иде. Шунлыктан мәйданда халык саны артканнан арта барды. Бәйрәмгә килүчеләр бәйрәмнең ахырына кадәр калды.