Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова парламенты тагын президент сайлый алмады


Молдованың хакимияттәге коммунистлар фиркасе парламентта үз намзәтен президент итеп сайлау өчен зарур булган 61 тавышны тагын җыя алмады.

Премьер-министр Зинаида Гречеанины президент итеп сайлау өчен 101 урынлы парламентта 60 коммунист депутатның барысы да тавыш бирде.

Әмма конституция нигезендә президент булу өчен кимендә 61 тавыш җыю зарур. Оппозиция тавыш бирүдә катнашмады.

Конституция нигезендә хәзер президент Владимир Воронин парламентны таратып яңа парламент сайлавы игълан итәргә тиеш.

Коммунист Воронинның өченче мөддәткә сайлану хокукы юк.
XS
SM
MD
LG