"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе активистлар белән берлектә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанның Архангель зиратында Совет заманында репрессияләнгән Татарстанның язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре исемнәрен һәм аларның тарихларын укыды. Шулай ук һәйкәлгә чәчәкләр салды.
"Яблоко" фиркасе телеграм каналы хәбәр итүенчә, чарада Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Кәрим Тинчурин һәм башкалар әдипләр искә алынган.
Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла. Азатлык радиосы шул чордагы репрессияләргә дучар булган татар язучыларын барлаган иде.
- Совет Берлегендә "советка каршы" пропаганда алып барган дигән гаепләү белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган. 1 миллион кеше атып үтерелгән.
- "Кулак" дип кулга алынучылар, депортациягә дучар булучылар белан бергә санаганда 11 миллин 700 кеше зыян күргән.
- Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 елларда репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шулардан 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
- Башкортстанда совет чорында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
- Казанда да, Уфада да сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәлләр бар.
- 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 2020 елга кадәр бу көнне "Исемнәрне кайтару" дигән зур чара узып килде. Мәскәүдә Лубянский мәйданында Соловецкий ташы янында иртәдән кичкә кадәр совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәре укылды. Бу чара 13 тапкыр оештырылды, әмма 2020 елдан ковидка сылтап, хакимият аны уздыруга рөхсәт бирми башлады. Кичә, 29 октябрь көнне, Соловецкий ташы янына чил ил дипломатлары сәяси золым корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды.
- "Исемнәрне кайтару" чарасы бик күп чит илләрдә уза. Совет диссидентлары фикеренчә, Русиянең әлеге хакимияте дә сәяси репрессияләрне дәвам итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум