Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев “абзыйларны” сатармы?


Русия Баш прокуратурасы Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы ел ярымда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьевка карата гаепләү эшен мәхкәмәгә тапшырды.

Әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе караячак. Мәхкәмә утырышы 15 июньгә тәгаенләнгән дип әйтелә. Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьев әфәндегә тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган.

Шул ук вакытта, берничә көн элек кенә Башкортстан президенты белән шау-шу куптарган әңгәмә бастырган “Московский комсомолец” газетының 11 июнь санында Игорь Изместьев эшенә бәйле бик кызыклы мәкаләне урнаштырды. “Потерпевший против следствия”, ягъни “Зыян күрүче тикшерүчеләргә каршы” дигән язмада бу эш буенча шаһитлык кылучы Юрий Бушевның фикерләре китерелә. Аның раславынча, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.

“Кылынган җинаятьләрдә, Уфадагы террор чараларын оештыруда Изместьев түгел, ә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал гаепле, - ди Бушев әфәнде. - Минем хатынымны үтертүдә һәм миңа һөҗүм ясарга маташуда да Изместьевның гаебе юк. Чөнки минем бизнес өлкәсе Изместьевныкы белән каршылыкка кермәде. Ә менә Урал Рәхимов эшчәнлеге белән андый хәлләр булды”.
Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килүен, ләкин аларның моңа тиешле игътибар бирмәвен ассызыклый. Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән, ди ул.

Шулай итеп, Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эше киләсе атнада Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә карала башлый. Башкортстандагы танылган этносәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Игорь Изместьев үзенә тагылган гаепләрне танымый.

“Шуңа күрә дә ул бу җинаятьләрдә катнашы булган “зур-зур абзыйлар” хакында да шаккатыргыч фактлар яңгыратырга мөмкин”, ди ул.
Игорь Изместьевның эшен мәхкәмәгә җиткерү һаман саен сузыла килеп, 1 ел ярым вакыт үтеп китте. Моны аналитиклар төрле сәбәпләр аркасында махсус тоткарланды, дип әйтә. Аеруча Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Мәскәү карамагына күчереп беткәнне көтү белән бәйли алар.
XS
SM
MD
LG