Accessibility links

Италиядә Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тартканнар


Илдар Абдразаков һәм Владимир Путин
Илдар Абдразаков һәм Владимир Путин

"Абдразаков - Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.

Опера җырчысы Илдар Абдразаков Вердиның "Дон Карлос" һәм "Атилла" операларында башка катнашмаячак. Бу хакта Европарламент вице-президенты Пина Пичерно әйтте, дип яза "Сирена". Пичерно җирле муниципалитетны һәм театр җитәкчелеген шундый карар кабул итәргә күндергән.

"Абдразаков - Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде. Без Европаның иң затлы мәдәни институтларының берсе сәхнәсендә җинаятьчел режим тарафдары чыгыш ясавына күнеп тормаячакбыз", дип язды Пичерно Х социаль челтәрендә.

Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар.

Элегрәк Австриянең Opern News басмасы Абдразаковның Русия хакимиятләренә якын булуы турында язган иде. Ул Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә катнашкан һәм саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде.

2022 елның маенда җырчы Кызыл мәйданда 10 минут чыгыш ясавы өчен 50 мең долларлап акча эшләгән, ә сентябрь башында, шул исәптән бюджет акчаларына да шәхси музыкаль фестивален үткәргән, дип белдерде тикшеренүчеләр. Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга үз сәламләвен юллаган иде.

2022 елда җырчы хакимиятләр һәм аларга якын оешмалар оештырган берничә чарада катнашкан диелде.

  • Быел июнь аенда Абдразаков Владимир Путин кулыннан Дәүләт бүләге алды. Путин аны "замананың иң ихтыяҗ булган опера җырчыларыннан берсе", дип атады. Ноябрь башында ул Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре шурасына керде.
  • 2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан иде. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.
  • Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.
  • Абдразаковның чыгышыннан Миландагы Ла Скала театры да баш тарткан иде: аның урынын "Доне Карло" операсында Рене Папе алды. Шулай ук, Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да Илдар Абдразаков җырлавыннан баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG