Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам шәһәрләре башлыклары ТГГПУга килә


Татар дәүләт һуманитар педагогия университетында (ТГГПУ) халыкара чаралар үтә. 18 июньдә Ислам шәһәрләре башлыклары килсә, 19-нда туган телләрне саклауга багышланган конференция үтәчәк.

Педагогия университеты Ислам шәһәрләре һәм башкалалары оешмасының хакимият шурасы әгъзаларын көтә. 18 июньдә 15 сәгатьтә әлеге уку йортында булачак очрашуда фән, мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлектә меморандум имзаланачак, дип белдерә ТГГПУның матубгат хезмәте.

Бу хезмәттәшлек Ислам илләре белән галимнәр, мәгълумат алмашуга, яңа тикшеренүләргә дә юл ачачак. Шулай ук Ислам шәһәрләре вәкилләре студентлар белән очрашып аларның сорауларына да җавап бирәчәк. Кунаклар педагогия университеты тарихы; татар теле һәм әдәбияты; гәрәп, төрек мәдәнияте; иранны өйрәнү үзәкләре белән дә танышачак.

19 июньдә башланачак “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү”гә багышланган халыкара конференциядә Британия, Германия, АКШ, шулай ук Ульян, Төмән өлкәләреннән, Казакъстан, Татарстан, Башкортстан, Саха республикаларының төрле шәһәрләреннән килгән галимнәр катнашачак.

Конференция барышында дөнья телләре һәм милли телләрнең үсеш юллары; Руссиядә татар һәм рус булмаган башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт сәясәте мәсьәләләре дә каралачак.

Бу чара Казанның тюркологлар мәктәбенә 200 ел тулуга да багышлана.
XS
SM
MD
LG