Әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе карый. Шул ук вакытта Изместьев эшенә бәйле яңадан-яңа факталр ачыла. Мисал өчен, Башкортстанда берничә ел элек югары вазыйфалар башкарган, ә хәзер Мәскәүдә яшәүче Александр Веремеенко бу эштә үзен шаһит итеп түгел, ә зыян күрүче дип тануларын таләп итә. Бу хакта ул тиешле урыннарга үзенең мөрәҗәгатьтләрен юллаган. Веремеенко әфәнде раславынча, Башкортстанда 2003 елда югары вазыйфа биләгәндә аны үтерергә маташканнар.
“Соңыннан бу очракны башка якка борып, республика президенты улы Урал Рәхимовны үтерергә маташу булды, дип белдерделәр”, ди Веремеенко.
Исегезгә төшерәбез, 2003 елда Башкортстан президентын сайлаулар вакытында, Уфада Урал Рәхимовның ике тән сакчысы джип машинасында шартлатып үтерелгән иде. Соңыннан бу вакыйга күп сораулар тудырды һәм сайлауларда Мортаза Рәхимовның көндәшләре булган Ралиф Сафин белән Сергей Веремеенконы читләтү өчен, республика хакимиятләре бу шартлатуны үзләре оештырды, дигән фаразлар да киң таралды.
Ул чакта Сергей Веремеенконың абыйсы Александр Веремеенкога да басым көчле булды һәм республикадан китәргә мәҗбүр булды ул. Әле инде Александр Веремеенко үзен бу вакыйгаларда каза күрүче дип исбатлап, әхлакый һәм физик зыян өчен, акча каерырга исәпли. Бу исә Изместьев эшендә яңа борылышларга китерергә мөмкин.
Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьев әфәндегә тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган. Бу эштә шаһит буларак чыгыш ясаучы Юрий Бушев та Изместьев әфәндене яклый һәм күп җинаятьләрдә Башкортстан президентының улы Урал Рәхимовның да катнашы бар дип раслый.
Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эше Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә каралуы бик җай гына бара. Башкортстандагы танылган этносәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, бу мәхкәмә берничә айга да сузылырга мөмкин.
“Игорь Изместьев исә бу җинаятьләрдә катнашы булган “зур-зур абзыйлар”ны да үзе белән “сөйрәргә” мөмкин. Кайчандыр Изместьев белән дус булган Урал Рәхимов өчен дә күңелсез белдерүләр игълан ителүе бар. Ләкин, мәхкәмә утырышларын мөмкин кадәр ябык итәргә тырышканда, җәмәгатьчелек өчен күп нәрсәләр билгесез дә калуы ихтимал”, ди ул.
Әле Урал Рәхимовның кайда булуы хакында да хәбәрләр юк. Кайбер мәгълүмат чыганаклары бер ай чамасы элек аның Европа тарафларына чыгып китүе хакында хәбәр иткән иде.
Шул ук вакытта Башкортстан ягулык-энергетика тармагын сатудан керүче 2 миллиард доллар акчаның язмышы да һаман билгеле түгел. Республиканың танылган икътисад белгече Ринат Гатауллин сүзләренчә, ул акчалар Рәхимовлар һәм аларның якыннары кесәсенә кергәндер.