Шулай да күпчелек бу башлангычка уңай карый, дип уйларга кирәк. Күп конфессияләр вәкилләре гомер кичергән Башкортстанда бу яңалык ничегрәк гамәлгә ашырылыр? Уфадагы “Хәмзә” мәчетендә узган сөйләшү нәкъ менә шул хакта булды.
“Хәмзә” мәчете Уфадагы иң яшь Аллаһ йортларының берсе. Аны үз хәләл акчасына күренекле эшкуар һәм дин әһеле, изге хаҗ сәфәрендә 7 тапкыр булган Хәмзә хәзрәт өч ел элек төзетеп беткән иде. Шушы мәчетнең мөтәвәллият әгъзалары гомум мәгарифтә дин сабакларын да кертә башлауга үз фикерләрен белдерде.
Чыгыш ясаучылар һәммәсе дә бу башлангычны хуплауларын әйтте. Шул ук вакытта мәктәпләрдә ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча баштагы берничә елда кыенлыклар булачагын да искәртте дин әһелләре. Моңа бигрәк тә гадәти мәктәпләр өчен махсус дәреслекләр булмавы төп сәбәпче була. Шуңа күрә дә кичекмәстән шул дәреслекләрне әзерләү һәм нәшер итү эшләренә керешү кирәк.
“Иң мөһиме – дәреслекләр ислам динендәгеләр өчен уртак, ягъни бер үк төсле булырга тиеш. Һәр мөфтият үзе аерым дәреслекләр төзеп мәгариф министрлыгына тапшыра башласа дөрес түгел. Башкортстан, Татарстан мөфтиләре дә, Мәскәүдәге һәм башка төбәкләрдәге мөфтиләр дә бергә җыелышып бу хакта уртак бер фикергә килергә тиеш”, диде бу киңәшмәдә “Хәмзә” мәчете имам-хатибы, мөфти Хәмзә хәзрәт.
Шулай итеп, Башкортстан мөселман дин әһелләре алдында җаваплы бурычлар тора. Беренчедән, алар мәктәпләр өчен махсус дәреслекләрне тиз арада һәм яхшы сыйфатлы итеп әзерләүгә үз өлешен кертергә тиеш. Икенчедән, дин сабакларын балаларга аңлаешлы һәм үтемле итеп аңлата алырлык мөгаллим-мөдәррисләр әзерләү шарт.