Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис матбугатка да бәрде


Атнакич көнне Уфада Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә коллегиясе киңәшмәсе булып үтте.

Әлеге зур чарада республиканың матбугат басмалары редакцияләре баш мөхәррирләре, танылган журналистлар һәм нәшриятлар җитәкчеләре катнашты. Очрашуда узган ярты еллыкка йомгаклар ясалды.

Сөйләшүдә Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең яңа башлыгы Эдуард Юлдашев һәм аның урынбасары Фәнил Кудакаев чыгыш ясады. Узган ярты елдагы эшләргә йомгак ясап кына калмады, ә алдагы ярты елга матбугатка язылу нәтиҗәләре белән дә таныштырды алар.

Башкортстанның Матбугат, нәшрият һәм полиграфия буенча дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары Фәнил Кодакаев әйтүенчә, республика рәсми матбугат басмалары да заман авырлыкларын тоя. Басмаларга язылу кими. Шулай да иң күп зыянны коммерция нигезендәге газет-журналлар күрде, ди Фәнил Кодакаев.

Сүз дә юк таякның юан башы аеруча милли басмаларга төшкән. Аларның тиражлары соңгы елларда тотрыклы рәвештә аз санда кала килә.

“Шулай да, республика хөкүмәте ярдәме белән, рәсми басмалар кыенлыкларны җиңә килә. Әмма дәүләт ярдәме гел була алмый, шуңа күрә газет-журналлар редакцияләре үзләрен үзләре финанслый алырлык бизнес проектларны да тормышка ашырырга бурычлы”, ди Фәнил Кодакаев.

Шушы хакта киңәшмәдән соң журналистлар белән аерым сөйләшүдә дә белдерде Фәнил Кодакаев.

Аеруча милли басмалар дәүләт ярдәменнән башка яши алмый хәзерге заманда. Шулай да һәр басма һәм нәшрият, заманча уйлап эш итсә генә, катлаулы икътисад шартларында яши аладыр.

Башкортстанда татар телендә чыгучы газетлар, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары редакцияләре шушы елның икенче яртысына абунәчеләре санын шактый гына киметкән. Моны баш мөхәррирләр һәр елны җәйге язылу чорында кабатлана торган хәл белән бәйләп аңлата. Күп кеше җәйге ялларга китә, шуңа күрә газет-журналларга язылу кирәклеге игътибардан читтә кала, дип белдерә алар.
XS
SM
MD
LG