Федераль телеканаллар тотыклар саны, Коткару штабының террорчылар белән сөйләшүләре турында колакларга токмач элгәндәй – террорчылар белән бернинди дә элемтә булмаганын ничек аңларга?
Террорчылар бернинди дә таләп куймыйлар, дигән хәбәрнең мәгънәсе һәм асылы нидә булган?
Мәктәпкә керергә җөрьәт иткән бердәнбер шәхес – Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев 26 баланы коткарды. Нигә Мәскәү телевидениесе бу батырлыкны күрергә дә теләмәде?
Дзасохов, Зязиков, Алхановлар гына түгел, хәтта данлыклы доктор Рошальнең дә мондый адымга бармауларын ничек аңларга?
Нигә нәкъ шул фаҗига вакытында Владимир Путин Үрдүн (Иордания) патшасы белән әңгәмәне мөһимрәк дип тапкан?
Башта Беслан вакыйгаларына карата ләм-мим сүз ычкындырмаган илбашының, кан коелгач кына хәрәкәтчән һәм күпсүзле булып китүен ничек аңларга?
Элек ФСБ тарафыннан кулга алынып, төрмәдә утыручы “террорчылар” ничек итеп Бесланда пәйда булганнар?
Нилектән террорчылар белән сөйләшә алырдай Анна Политковская һәм Андрей Бабицкий кебек талантлы журналистлар Бесланга килә алмаганнар?
Нигә Путин Бесланга Аслан Масхадовны җибәрү өчен бармагын да селкетмәгән? Ул бит Дзасохов, Закаевлар аша, таулардан төшеп, террорчылар белән уртак тел таба алыр иде.
Масхадовның террорчытлар белән сөйләшергә ниятен белдерүеннән соң күп тә үтмәде – штурм башланды. Монысын ничек аңларга тагын?
Махсус кораллы көчләрнең башка кораллы төркемнәрне камап алу сызыгыннан читкә чыгарып җибәрү өчен бармак та селкетмәүләрен ничек аңларга?
Мәктәпкә ут ачып, штурмга сәбәп булган – Руслан Аушев әйтүенчә “дурацкая третья сила” кемнәрдән торган?
Беслан вакыйгаларын тикшерүгә бәйсез тикшерүчеләрне җәлеп итү тәкъдимен Путинның кире кагуын нәрсә белән нигезләргә һәм акларга була?
Нигә Интерполның үз-үзен тәкъдим итүенә бернинди дә игътибар бирелмәде? Бәлки яшерер нәрсәләре дә булгандыр? Рязаньдагы гаҗәеп “шикәр” һәм Дубровкадагы “зарарсыз” газ кебек.
5 ел элек үк “Правозащита” дигән газет шушы сораулар белән чыккан иде. Кызганыч, аларга ышандырырлык җаваплар моңа кадәр дә булмады, әле дә юк. Шулай ук “Новая газета” тарафыннан оештырылган тикшерүләр дә нәтиҗәсез кала бирәләр.