Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев хокук яклаудагы проблемнарны таный


Русия президенты Дмитрий Медведев Швейцария киңкүләм мәгълумат чараларына интервьюда Русиядә кеше хокукларын яклау өлкәсендә проблемнар булуын таныды.

Медведев моның сәбәпләренең берсе мәхкамә системының камил булмавы ди.

Русия президенты фикеренчә, мәхкамә системы камилләшү белән, Европа кеше хокуклары мәхкамәсенә мөрәҗәгать итүчеләр дә кимиячәк.

Медведев журналистлар белән Швейцария сәфәре алдыннан очрашты.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк мөмкинлекләре турында Медведев “Мин берничә юнәлештә мөмкинлекләр күрәм. Беренче чиратта гадәттә дәүләтләр арасында булганча, ул эшлекле бәйләнешләр. Русия Швейцариядә бик киң урын алган. Безнең икътисадый бәйләнешләребез дә күптөрле. Финанс юнәлешендәге эшчәнлек тә инде нык кына җайга салынган. Мин болар шактый мөһим нәрсәләр дип саныйм”, - диде.
XS
SM
MD
LG