Әлеге чара Милли музей гадәткә керткән “Әдәби салон” кысаларында үтте. Кичәдә кунаклар шигырь тыңлады , бер-берсе белән аралашты, тәбрикләүләрен ирештерде – гомумән, бәйрәм бик җылы рухта узды.
Газинур Морат әдәбиятка сиксәненче елларда килә. Ул үзенә алтмышынчы елларда иҗат мәйданына менгән, дөньяга башкачарак караучы хөр фикерле шагыйрьләрне үрнәк итеп куя. Яшь шагыйрь тора-бара үзе дә кыю карашлы, бер вакыйганы да күз уңыннан җибәрмәүче, азатлык рухына ия әдип булып формалаша, сәяси темага күп иҗат итә. Шагыйрь булу белән беррәттән , Газинур Морат журналист, публицист буларак та таныла. Төрле елларда “Татарстан яшьләре”, “Идел”, “Казан утлары”, “Ватаным Татарстан” басмаларында хезмәт куя. Бүген әдип “Мәдәни җомга” газетында мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.
Шагыйрьне котларга (Газинур Моратка август аенда 50 яшь тулды – Г.Г.) килгән Разил Вәлиев әйтүенчә, бүгенге шартларда шагыйрь булып яшәү, шагыйрь булып кала алу җиңел эш түгел. “Газинур чын шагыйрь, Ходай тарафыннан бирелә торган чын талантка ия,” ди ул.
Кунаклар да Разил Вәлинең бу сүзләре белән килеште. Газинур Морат беренче чиратта үз иҗаты турында сөйләшүгә түгел, ә халыкны борчыган мәсьәләләргә өстенлек бирә. Бу кичәне дә ул милләткә кагылышлы мәсьәләләрдән башлап җибәрде.
Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов шагыйрь иҗатына карата әдәбият галимнәре буларак, үз фикерләрен әйтеп узды. Газинур Моратның иҗатташ дуслары Марсель Гали, Рәмис Әймәт, Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, “Әллүки” иҗади оешмасының яшь каләм тибрәтүчеләре котлауларын җиткерде.
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов әйтүенчә, шагыйрнең юбилей кичәсе туган ягы Кукмарада, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә дә узачак әле.
Милли музейда Газинур Моратның иҗат кичәсе узды. Ул “Хаталанам – димәк, дөрес яшим” дип исемләнгән иде. Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары, журналистлар, яшь каләм әһелләре катнашты.