Ирландиядә мондый референдум инде икенче тапкыр үткәрелә. 2008 елның июнендә ирланд халкы Лиссабон килешүен кире каккан иде.
Фикер белешүләргә караганда, бу юлы ирландларның күпчелеге килешүене яклар дип көтелә.
Бу очракта аны тагын ике илнең раслыйсы кала – Польша һәм Чехия. Бу илләрдә референдум үтмәячәк. Лиссабон килешүен референдумга чыгарган бердән-бер ил – Ирландия.
Милләтче Шинн Фейн партиясеннән кала, Ирландиянең барлык сәяси көчләре дә Лиссабон килешүен хупларга чакыра.
Быелгы референдумга шул ук, узган елгы документ чыгарыла. Ирландияне аеруча борчыган берничә мәсьәләгә генә үзгәрешләр кертелгән.
Мисал өчен, бу үтә католик илне абортларны легальләштерергә мәҗбүр итмәячәкләр. Салым системын контроль итү дә Дублинга калдырыла.
Лиссабон килешүенә каршы булучылар, ул расланса, Брюссельгә артык күп вәкәләт тапшырыла, әгъза илләрнең мөстакыйльлегенә зыян киләчәк, дип саный.
Килешүнең авторлары исә Европа Берлегенең эшчәнлеген башкача нәтиҗәле итеп булмый дигән карашта.
Күптән көтелгән килешү
Лиссабон килешүе Берлектә карар кылу эшен җиңеләйтүне күздә тота. Киләчәктә карарлар бар әгъзаларның да ризалыгы белән түгел, ә күпчелек тавыш белән кабул ителәчәк.
Моңа кадәр нәкъ менә шул консенсус булмау аркасында, Берлекнең шактый гына башлангычлары көрчеккә терәлде.
Килешүдә шулай ук Европа Берлегенең президенты вазыйфасын булдыру каралган. Моннан тыш Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиленең вәкәләтләрен арттыру күздә тотыла.
Һәр әгъза илнең, зурлыгына карап, күпмедер тавышы булачак. Европа парламенты вәкәләтләрен шулай ук арттыру күздә тотыла.
Ирландия Лиссабон килешүен раслаган очракта, аны Польша белән Чехиянең раслыйсы кала.
Элегрәк Польша президенты Лех Качински, Ирландия раслаган очракта, ул да килешүгә кулын куячагын әйткән иде.
Чехиягә килгәндә, президент Вацлав Клаус Лиссабон килешүнә каршы чыга. Илнең сенаты, килешүне ике тапкыр конституция мәхкәмәсендә тикшереп, моңарчы президентка вакыт сузарга мөмкинлек биреп килде.
Ирландия референдумы нинди генә нәтиҗә китермәсен, белгечләр фикеренчә, алга таба Европа Берлеге киңәю түгел, ә эчтән камилләшү юнәлешендә тәрәккый итәчәк.
Һәрхәлдә якын арада зурлап киңәюләр көтелми. Ишек кагып торган Хорватия Берлеккә кергәннән соң, ихтимал, берничә елга тәнәфес игълан ителәчәк.
Ирландия референдумы нәтиҗәләре шимбә иртәсенә көтелә.