Касьяновның китабы «Путинсыз» дип аталса да, элекке президент, хәзерге премьер-министр Владимир Путинга анда шактый күп урын бирелгән.
Мисал өчен, Касьянов элекке президент Борис Ельцинның, вазыйфасыннан киткәннән соң, варисы Владимир Путинның “әсиренә” әйләнүе турында яза. Аның бар телефоннары тыңланылган, таныш-белешләре белән элемтәләре чикләнгән. Ельцин “алтын читлектә” тотылды, ди Касьянов.
Касьянов язуынча, 2006 елда Борис Ельцин 75 еллык юбилеен иң якын дуслары белән үз өендә үткәрергә җыенган. Әмма Путин тантананы Кремльгә күчерергә кушкан. Нәтиҗәдә, анда кемне чакырасын оештыручылар үзләре хәл иткән. Касьянов чакырылмаган. Икенче елга Ельцин вафат булган.
Ельцин вазыйфасыннан киткәннән соң Касьянов әле урынында кала, ләкин дүрт елдан читләтелә. Русиядәге хәзерге вазгыятьне ул бик яман дип бәяли.
– Русия тарихының бик авыр чорына керде. Хәзерге җитәкчеләрдән ниндидер уңай үзгәрешләр көтеп булмый. Кызганычка каршы, телибезме-юкмы безне тагы да яманрак көннәр көтә, – ди Касьянов. – Кемдер моны торгынлык чоры белән чагыштыра. Ләкин бу Брежнев торгынлыгы түгел. Брежнев усал кеше булмаган. Монда исә кешеләргә карата бик кырыс карарлар кабул ителә.
Вазыйфасыннан алынганнан соң Касьянов хакимиятнең кискен тәнкыйтьчесенә әйләнә. Оппозициядәге Халык демократик берлеге, «Башка Русия» хәрәкәтен җитәкли. Мәскәү һәм Петербурда «Ризасызлар маршын» оештыруда катнаша.
2007 елда каршылык чаралары вакытында ОМОН көчләре белән чуалышка керүен ул китабында да искә алган.
“Әгәр берәрсе 2004 ел башында, мин Русиянең икенче кешесе булганда, өч елдан сине ОМОН Мәскәү үзәгендә тоткарларга тырышачак, дисә, мин көлгән булыр идем” ди Касьянов.
«Путинсыз» дип аталган китап Касьянов белән танылган журналист, үзе дә Путин чоры корбаны булган Евгений Киселев арасында әңгәмә рәвешендә язылган.
Китапта Беслан фаҗигасе, “хакимият баганасын” торгызу уңаеннан Путин исеменә тәнкыйть белдерелә.
Шулай ук, ЮКОСның элекке башлыгы хәзер төрмәдә утырган Михаил Ходорковскийга да күп урын бирелгән.
Премьер булган чагында Касьянов Ходорковскийны кулга алу карарына каршы чыккан иде. Хәзер дә аның мәхкәмәсендә чыгыш ясарга әзер булуын әйтә.
Касьяновның китабын тәкъдим итү чарасы «Новая газета» нәшриятында үткән. Анда Мәскәүнең диссидент даирәсе тулысынча диярлек катнашкан.
Белгечләр әйтүенчә, бу китап иң югарыда утырган түрәләргә дә кызыклы булачак. «Эхо Москвы» радиосы җитәкчесе Алексей Венедиктов, беренче түрә турында әйтә алмыйм, ләкин икенчесе һәм өченчесе китапны укыган, диде.