Үлгән 4 кешенең берсе Мәскәүдән, 3-се Байкал арты төбәгеннән.
Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенко сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә авыручылар саны зур тизлек белән арта. Бу Чита, Хабаровски крае, Сахалин һәм Амур өлкәсе. Гомумән, Русиядә дуңгыз кизүе вирусы ачыкланган 1896 кеше теркәлгән.
Онищенко сүзләренчә, барлыгы 500 кеше генә вирусны чит илдән йоктырып кайткан. Калганнары Русиядә кешенең бер-берсеннән таралган.
Ләкин баш санитар табиб Русиягә болай да дуңгыз кизүе озак үтеп керми торды дип саный.
Әмма вирусларны өйрәнүче институт җитәкчесе Олег Киселев фикеренчә, Русиядә чын авыручылар саны берничә тапкырга күбрәк.
14 яшьлек кыз нәрсәдән үлгән?
Күптән түгел Русия массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә үлүче 14 яшьлек Әлфиядә дуңгыз кизүе булган дигән мәгълүмат таратты.
Кыз 9 октябрьдә авырып китә. Өйгә килгән табиб анарда бары тик тамак авыруы, ди. Әмма Әлфиянең хәле көннән-көн начарая бара һәм 13 октябрьдә Әлфия үлә.
“Роспотребнадзор” исә кызда дуңгыз кизүе түгел, ә үпкә ялкынсынуы булган дип белдерә.
Түбән Каманың барлык мәктәпләре 22 октябрьдән карантинга ябыла.
Гомумән, әлеге шәһәрдә 5 баланың дуңгыз кизүеннән дәваланып чыкканы әйтелә.
Саклану чаралары
“Роспотребнадзор” белдерүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда дуңгыз кизүеннән 2 кеше дәвалана. Алар Әлмәт шәһәреннән. Шулай ук чәршәмбе көнне Аксубайда бер баланың дуңгыз кизүе белән авыруы ачыкланган.
Табиблар кизүдән саклануның иң ышанычлы юлы вакцина диләр. Татарстанга ул декабрьдә кайтарылачак. Әмма әлегә табиблар авыру йоктырмау өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
- Авыз һәм борынны каплап йөткерү һәм төчкерү.
- Кулны еш сабынлап юу. Аеруча да төчкергәч һәм йөткергәч.
- Авыручы кешеләр белән аралашмаска тырышу.
- Үзең авырсаң башкаларга йоктырмау өчен өйдә генә калу.
- Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы тәкъдим иткән даруларны гына куллану. “Реленза” дуңгыз кизүеннән иң яхшы дару дип санала.
- Күзләргә, борынга һәм авызга кул белән кагылмаска тырышу.
Казанда уздырган сораштыруы күрсәткәнчә, халыкның күбесе дуңгыз кизүенең башка грипп кебек һава-сулыш юлы белән таралуын белә.
Табиблар әйтүенчә, дуңгыз кизүе белән авыручыларның беренче чиратта температурасы күтәрелә, тамагы авырта һәм йөткерә башлый.