Сишәмбедә Морокконың Марракеш шәһәрендә үткән халыкара җыенда чыгыш ясап, Клинтон мөселман илләре белән икътисад, мәгариф, фән өлкәләрендә яңа програмнар башлау планнары турында белдерде.
Июнь аенда американ президенты Барак Обама Каһирә университетында ясаган чыгышында ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә “яңа чор” башларга чакырган иде.
Клинтон шушы ниятне тормышка ашыру юлларын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу програмнар фән һәм технология өлкәсендә бергәләп эшләүне, хатын-кызларның вәкаләтләрен арттыруны, динара хезмәттәшлекне көчәйтүне максат итеп куя.
Ислам саммиты
Reuters агентлыгы мәгълүматына караганда, әлеге чараларның берсе буларак, 2010 елның беренче яртысында Вашингтонда мөселман илләре җитәкчеләре һәм американ эшкуарлары катнашында зур җыен үткәрү күздә тотыла.
Узган айда Казанга сәфәре вакытында Һиллари ханым “Татарстандагы динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен дә исәпкә алып” ислам саммиты үткәрү ниятен белдергән иде һәм Татарстан вәкилләрен анда катнашырга чакырган иде. Ихтимал, сүз шул җыен турында барган.
Клинтон берничә конкрет сан да яңгыратты. Йәмәндә җирле идарә һәм икътисадны торгызу програмына 76 миллион доллар бирү карала. Үрдүн яшьләрен террорчылыктан тотып калу програмына – 30 миллион доллар.
Моннан тыш, мөселман илләрендә цивиль җәмгыятьне үстерү юлы буларак, элемтә чараларын заманча санлы технологиягә күчерүдә ярдәм вәгъдә ителә.
Израил-Фәләстин низагы
Клинтон үзенең чыгышында Израил-Фәләстин низагын да читләтеп уза алмады. Бер көн элек ул Израил хөкүмәтенең Фәләстин җирләрендә тораклар төзүне чикләү сәясәтенә уңай бәя биргән иде. Берничә гарәп иле моңа ризасызлык белдерде.
Сишәмбедә Клинтон бу мәсьәләгә кабат кайтып, Израилнең соңгы гамәлләрен “Вашингтон көткәннән азрак” дип бәяләде. Мәгълүм булганча, Обама идарәсе ул торакларны төзүне тулысынча туңдырырга чакыра. Клинтон Вашингтонның бу мәсьәләгә карашы үзгәрмәгәнен раслады:
“Без бу торакларны кануни дип санамыйбыз. Без бу турыда Израилгә дә, гарәпләргә дә, фәләстиннәргә дә һәм бар дөньяга кат-кат әйтеп килдек.”
Мороккодан соң Клинтон Каһирәгә бара һәм чәршәмбедә анда Мисыр президенты Хөсни Мәбәрәк белән очраша. Бу тукталыш аның сәфәренә соңгы минутта өстәлде. Күрәсең, Һиллари ханым Израил турында әйткән сүзләренә ачыклык кертергә, гарәп дөньясын тынычландырган белдерү ясарга җыена.