Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядә мәчет манараларын тыю мәсьәләсе хәл ителә


Тыю тәкъдимен Швейцария парламентында күпчек урыннарга ия булган үтә уңчы Халык фиркасе референдумга чыгарды
Бу фирка манаралар илнең исламлашуына китерә, дип саный.

Илдә 400 меңләп мөселман яши. Халык партиясе вәкилләре хөкүмәткә керсә дә, министрлар кабинеты бу референдумнан читләштергә тырышты һәм халыкны тыюга каршы чыгарга өндәде.

Манараларны тыярга теләүчеләр, шаригать кануннары Швейцариядәге демократиягә туры килми дип саный.

Тыю кертелгән очракта, хакимиятләр җирле мөселманнар тәртипсезлекләр оештырыр дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG