Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү журналистларны уңай язарга өйрәтә


Русия төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты мөдире Александр Журавский әйтүенчә, соңгы вакытта Русия журналистлары милләтара мөнәсәбәтләр турында уңай язмалар бирә башлаган.

“Мин ышанам, киләсе елга тагын да киң күләмлерәк чаралар үтәчәк. Без бөтен федераль бүлгеләрдә (округларда) этник мәгълүмат чараларында, милли телләрдә эшләүче журналистлар өчен уку-семинарлар үткәрәчәкбез”, ди Журавский.

Инде этник теманы яктырткан яхшы язмалар тупланмасы да булдырылган. Этник дөнья журналистлары гильдиясе Русиянең төрле төбәкләрендә әлеге язмалар нигезендә “бу позитив тәҗрибәне тәкъдим итеп” төрле семинарлар үткәрә. Һәм шул ук вакытта позитивлыкны язуны да пропагандалый, ди Журавский.

Быел Русия хөкүмәте декабрь аеннан башлап мәгълүмат чаралары аша зур кампания башлап җибәрәчәк. Журавский сүзләренчә, ул Русиянең зур шәһәрләрендә узачак.

“Ул биллбордлар, интернет проектлар, телевидениедә социаль рекламнар, яшьләр өчен проектлар һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә алачак”, ди Журавский. Хәтта оператив штаблар да булдырылачак. Әлеге штаблар теге, яисә бу мәгълүматны, конфликт булырдай вәзгыятьне дә истә тотып, төбәк үзенчәлекләрен дә онытмыйча, регионга яраклаштырып бирәчәк.

Журавский күп очракта мәгълүмат чаралары низаг тудыруда үз өлешен кертә тора дип белдерә. Алга таба милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртканда бары тик уңай күренешләр генә язылсын өчен департамент кулыннан килгәннең барсын да эшләячәк.

Менә ике ел инде Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне яктырткан язмалар бәйгесе үткәрелеп килә. Бу бәйге этник дөнья журналистлары гильдиясе белән бергә оештырыла. “Российская газета”, “Радио России”, “Аргументы недели” һәм башкалар әлеге чара белән якын хезмәттәшлектә икән. Журавский әлеге бәйгедә “Татарский мир”, Русиядәге аз санлы җирле халыкларның порталы, немецларның федераль милли-мәдәни мохтарияте басмасы “Русдойче”нең җиңеп чыкканлыгын да әйтеп узды.

570 мең тираж белән чыгучы “Аргументы недели” газетының милли төсмерле кушымтасындагы уңай язмалар тәэсиренә зур өметләр баглана икән.

“Без шартлар тудырабыз. Һәм аның нәтиҗәсе сизелерлек. Без вәзгыятькә йогынты ясыйбыз”, ди Журавский. Аның сүзләренчә, 301 мәгълүмат чарасы тикшерелгән. Һәм этникара мөнәсәбәтләрне яктырткан язмалар күзгә күренеп яхшырган.

“Бу теманы уңай яктан яктырткан язмалар 1,8 тапкыр арткан”, ди Журавский. Берничә ел гына элек моның киресе булган. Бигрәк тә Беслан вакыйгалары, Кондопогадагы хәлләр һәм террор вакытында тискәрене язу пикка менгән булган.

Милли мөнәсәбәтләр хакында бары тик уңай гына язмалар булырга тиешлеге турында Журавский Русиядәге хөкүмәт органнары һәм милли-мәдәни мохтариятләрнең үзара хезмәттәшлек форумы вакытында белдерде. Әлеге чара 29 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда үтә.
XS
SM
MD
LG