Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчесе Илфир Якупов вазифасыннан алынган.
Бу хакта Татарстан матбугат чаралары хәбәр итте.
"Бизнес онлайн" белдерүенчә, Камал театрында административ җитәкчелекне әлегә "Әкият" курчак театры җитәкчесе, Татарстан депутаты, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев башкарачак. Ул киләчәктә театрның мөдире булырга мөмкин дип яза басма. Зәйниев шул ук вакытта "Әкият"не җитәкләп торачак.
Татарстан мәдәният министрлыгы аңлатуына караганда, бу Камал театрының эшчәнлеге киңәю белән бәйле. "Камал театрының эшчәнлеге киңәю һәм үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килүе белән бәйле рәвештә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча "Әкият" татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев учреждениенең директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк", диелә министрлык аңлатмасын "Татар-информ".
Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары булачак.
Илфир Якупов Камал театрын 2012 елдан бирле җитәкли иде.
Киләсе елда театрның яңа бинасы ачылачак.
Илгиз Зәйниевкә 37 яшь. Ул Муса Җәлил (2009), Дамир Сираҗиев (2021), Марсель Сәлимҗанов (2023) исемендәге һәм "Алтын битлек" (2024) премияләре лауреаты. 2019 елның 6 июненнән "Әкият" курчак театрының баш режиссеры, 2020 елның 22 гыйнварыннан "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум