Башкортстан президенты шурасында ике мәсьәлә каралды. Аның берсе дәүләт кадрлар сәясәте нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе дип аталса, икенчесе киләсе елның нинди ел булачагын билгеләү иде.
Русиядә киләсе елны Укытучылар елы дип игълан иткәннәр иде. Гадәт буенча, Башкортстанда да шуңа ияреп укытучыларга бәйле ел игълан ителер дип фаразланды. Әмма Башкортстан хакимиятләре үз юлы белән китәргә булган.
БР президенты шурасында чыгыш ясаган Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев киләсе елның исемен нигә “Республика елы” дип атау сәбәпләрен аңлатуга урап-урап аңлатмалар бирде. “Киләсе 2010 ел вакыйгаларга бик бай. Безгә барлык ниятләгән эшләребезне югары дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен үтә дә нык тырышырга кирәк булачак, - диде С. Лаврентьев. – Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәбез. Ул ветераннар өчен генә түгел, ә бар халык өчен зур бәйрәм”.
Сергей Лаврентьев киләсе елда Русиядә Укытучылар елы булуына да кагылып китте һәм аңа да Башкортстанда әһәмият биреләчәген ышандырды. Укытучылар елына багышланган чараларның хәзердән үк әзерләнүен белдерде президент киңәшчесе.
Шул ук вакытта президент шурасы киңәшмәсендә соңгы егерме елда ирешелгән зур казанышлар хакында да сүз күп булды. Нәтиҗәле социаль сәясәт куәтле икътисадый мөмкинлекләргә нигезләнә, дип белдерелде. Ирешелгән казанышлар югалтылмады гына түгел, ә президент Мортаза Рәхимовның “акыллы һәм алдан күрүчән” сәясәте аркасында арттырылды да, дип ассызыкланды. Республика җитәкчесенең эзлекле дәүләт сәясәте һәр тармакта һәм һәр юнәлештә югары уңышларга китергән.
Президент шурасы утырышында Башкортстанның “Русия дәүләтенең федератив нигезләрен эзмә-эзлекле ныгыту сәясәтен алып баруы” да билгеләнде. “Башкортстан быел Русия Федерациясе эчендә үз автономиясен алуының 90 еллыгын билгеләде, - диде С. Лаврентьев. - Ә 1990 елда, республика суверенитеты турында декларация кабул итү белән демократик федератив Русиядә Башкортстанның үсешенең яңа дәвере башланды”.
Барлык шушы шартларны исәпкә алып, Башкортстан президенты шурасы киңәшмәсендә катнашучылар алдагы 2010 елны “Республика елы” дип игълан итәргә карар кылды. Бу елда Башкортстанның соңгы 20 елда үткән юлына бәя биреләчәк, дип ассызыкланды.
Башкортстан президенты шурасы әгъзаларының карарына тәүге фикерләр дә әйтелә башлады инде. “Киләсе елның Башкортстанда “Республика елы” дип игълан ителүенең бердәнбер төп максаты бар. Ул да булса – 2010 ел буена республика президенты Мортаза Рәхимовны күккә чөеп мактау, аңа мәдхия җырлау, - ди Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов. – Бу елның шул рәвешле барачагы президент шурасы киңәшмәсендә дә ачык күренде. Анда республика соңгы 20 елда ирешкән уңышлар Мортаза Рәхимовның акыллы сәясәте нәтиҗәсе, диелде. Киләсе елда Башкортстан президентының вазыйфасыннан китүе елы булса, аны шулай бик зурлап ялга озатачаклар. Мортаза Рәхимов тәлинкәсеннән ашаучыларның бөтен ниятләре шул гына”.