Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар кимемәсен өчен


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков Уфага эш сәфәренә килде. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүләр үткәрде ул биредә.

Киләсе елда үтәчәк халык исәбен алу хакында да, Башкортстан татарларының башка проблемалары турында да җитди фикер алышу булды бу очрашуларда. Мәгълүм ки, 2002 елда узган җанисәптә Башкортстан татарлары 300 меңгә якын кимеп республикада халык саны буенча өченче урынга тәгәрәгән иде. Ә башкортлар, киресенчә, икенче урынга менде.

Җанисәп үткәч, әлеге хәлнең бары тик ялганлаулар, хәрәмләшүләр аркасында гына булганлыгын Башкортстан татар галимнәре дә, Мәскәү белгечләре дә ачыктан-ачык белдерде. Хәтта Башкортстанда бу эшнең караңгы яклары булуын Мәскәүдәге төп белгеч В. Тишков та таныды.

Башкортстанда киләсе елда үтәчәк халык исәбен алуга да хакимиятләр җиң сызганып тотынды. Хәзер бу эшкә әзерлекне киң мәгълүмат чаралары да башлады. Мисал өчен, Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе хезмәткәрләре, саф татар районнарына барып, андагы татарлардан “безнең телебез татар, үзебез – башкорт” дип әйттереп, тапшырулар әзерли. Андый тапшыру яңарак Бакалы районыннан да әзерләнде. Бу районда 10 меңнән артык керәшен татары яши. Анда керәшен татарларының милли-мәдәни мохтарияте дә эшләп килә. Башкортстан телевидениесе журналистлары бу районга ачык максат белән барган булып чыкты. Керәшен татарлары белән әңгәмәләрендә аларның татарлар түгел, ә “керәшеннәр” генә булуын ассызыкларга тырышты телевидение хәбәрчеләре.

Әлеге хәлгә Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте һәм БР Татар конгрессы җитәкчеләре кискен ризасызлык белдерде. Алар бу хәлгә мөрәҗәгатьләр әзерли башлаулары турында да әйтә. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, шулай итеп, Башкортстан хакимиятләре хәзер киң мәгълүмат чараларын татарлардан башкортлар ясау өчен генә түгел, ә керәшен татарларын да гомум татар милләтеннән аеру өчен файдалана.

“Моның ише гамәлләр хәзер торган саен арта гына барачак, - ди Рамил Бигнов. - 2002 елда узган җанисәпкә әзерлек чорындагы кебек үк, башкорт галимнәре һәм башкорт матбугаты вәкилләре татар районнарына йөреп, анда “аңлату” эшләре алып барачак, дип уйлыйбыз. Аңлату эшләре “сез татарлар түгел, ә телегезне югалткан башкортлар бит” дигән фикерне халык аңына сеңдерүдән гыйбарәт булачак”.

Бу хәлдә Башкортстан татар милли оешмалары да битараф калиаска тиеш, дип белдерелде Дамир Исхаков белән очрашуда. Уфа татар милли оешмалары җитәкчеләре Казан кунагын алдагы ел җанисәбенә әзерлек чорында нинди чаралар оештырачагы белән таныштырды.

“Татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә һәрадим мәгълүмат биреп торачак, - диде Рамил Бигнов. - Үзебезнең бәйсез гәзитне чыгару, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру күзаллана. Алдагы көннәрдә һәр татар җәмәгатьчелек оешмасы үзләренең халык исәбен алуга әзерлек барышында башкарачак эш-гамәлләре турында план-программаларын эшләүне тәмамлап, берлектәге фикер алышуга җыела. Халык исәбен алуга әзерлек барышындагы барлык чаралар “Без – татарлар!” дигән шигарь астында алып барылачак”.

Очрашуда Дамир Исхаков та халык исәбен алуга әзерлеккә бәйле кайбер фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты. Шулай ук агымдагы башка милли проблемалар хакында да сөйләде Казан галиме.
XS
SM
MD
LG