Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар җыры бәйгесе башлана


Алик Локманов
Алик Локманов

Уфада 4 декабрь көнне “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше башлана. Анда алтмышка якын яшь башкаручы катнаша.

Атнакич көнне Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгында шушы бәйгегә соңгы әзерлекләрне тикшергән киңәшмә булып үтте. Утырышны министр урынбасары Камилә Дәүләтова алып барды. Аның сүзләренчә, “Туган тел” татар җыры бәйгесенә әзерлек тулысынча тәмамланган, анда яңа талантлар ачу мөмкинлеге зур.

Татар җыры ярышмасын Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге һәм Башкортстан Татар конгрессы берлектә оештыра. Бәйгенең Уфада үтәчәк йомгаклау өлешенә илледән артык яшь башкаручы гариза биргән. “Туган тел” татар башкаручылары бәйгесендә, һәрвакытагыча, үзешчән җырчылар катнаша. 16 яшьтән 35 яшькә кадәр аралыктагы һәвәскәрләр алар.

Шушы бәйгегә әзерлекне оештыру комитеты рәисе, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов шушы бәйгегә әзерлек мәсьәләләрендә үз тәкъдимнәрен дә яңгыратты. Ул шулай ук татар җыры бәйгесендә катнашучыларга бәя бирәчәк жюри әгъзалары исемлеген дә бәян итте. Жюрига танылган татар җырчысы Нәзифә Кадыйрова рәислек итә. Анда шулай ук күренекле җырчылар Идрис Газиев, Фәдис Ганиев һәм композитор Алик Локманов та яшь башкаручыларга бәя бирә. Конкурсантлар ике татар халык җырын һәм ике автор җырын башкарырга тиеш.

“Һәрвакыттагыча, бу бәйгене оештыруга акча табу авыр, шулай да максатыбыз җиңүчеләргә зур бүләкләр тапшыру гына түгел, ә яшь талантларны ачу, - ди Алик Локманов. – Без оста башкаручыларны гына билгеләмибез. Башка номинацияләрдә дә бәйгеләребез бар. Оста музыкант, оста оранжировкалаучы һәм башкалар”.

“Туган тел” татар җыры конкурсы Башкортстанда быел 8нче тапкыр оештырыла. Анда җиңүчеләрнең гала-концерты 6 декабрь көнне Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак.
XS
SM
MD
LG