Атнакич көнне телевидение аша ясаган чыгышында Барак Обама илнең иминлегенә янаган террорга каршы тору мәсьәләсенә кагылып, шактый каты сүзләр кулланды.
“Без сугышта. Без Әл-Каидәгә каршы сугышта. Бу көч куллану һәм нәфрәт челтәре 9 сентябьрдә безгә һөҗүм итеп, 3 меңгә якын гаепсез кешене үтерде һәм кабат һөҗүм итмәкче. Аны җиңү өчен без кулдан килгәнне эшләячәкбез.”
Террор янавы саналган күзләү мәгълүматлары белән эш итүне яхшырту өчен Обама ашыгыч чаралар күрергә чакырды. Киләчәктә Американың күзләү оешмалары һәр шикле мәгълүматны тагы да җентекләбрәк тикшерергә, үзара мәгълүмат белән аралашу эшен тагы да киңрәк һәм тизрәк алып барырга тиеш булачак. Шикле кешеләрне “кара исемлеккә” кертү шартлары да күздән кичереләчәк.
Бу чаралар яңалык түгел, алар нигездә иминлек оешмаларының эшен яхшырак итеп оештырудан гыйбарәт. Обама фикеренчә, бу американнарның иминлеген арттырачак.
“Әлбәттә, ниндидер камил чишелеш юк. Без яңа тикшерү ысулларын уйлап чыгарган арада, дошман, Раштуа вакыйгалары күрсәткәнчә, аларны урау юлларын эзли. Шушы бертуктаусыз ярышта без җитез дошманнан бер адымга булса да алдарак булырга тиеш.”
"Мин җаваплы"
25 декабрь көнне Амстердамнан Детройтка баручы 278 юлчы утырган очкычны шартлату тырышлыгы күрелгән. Бары тик юлчыларның уяулыгы аркасында фаҗига булмый калган. 23 яшьлек Нигерия егете Фарук Әбделмоталлиб аягына бәйләп алып кергән шартлаткычны шартлатырга тырышканда, юлчылар аңа ирек бирмәгән.
Бу вакыйгадан соң Американың иминлек оешмаларына күп тәнкыйтьләр әйтелде. Күпләр президентны иминлек түрәләрен эшеннән алырга чакырды. Обама әлегә моны эшләмәде, җаваплылыкны үз өстенә алды.
“Кемгәдер гаеп ташлауга караганда, мин бу вакыйгадан сабак алырга, хаталарны төзәтергә телим. Ахыр чиктә, соңгы җаваплылык минем өстә. Президент буларак, мин илебезнең һәм халкыбызның иминлеге өчен җавап бирәм. Бу систем эшләми икән, моның өчен мин җаваплы.”
АКШның иминлек секретаре Жанет Наполитано сүзләренчә, аягына шартлаткыч бәйләгән кешенең Амстердамда очкычка кертелүе өчен Американың иминлек оешмаларын гаепләү дөрес түгел. Ул очкычта барлыгы 17 илнең кешесе булган. Наполитано башка илләрне дә бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды.
Әбделмоталлибның моңарчы террорчылар белән бәйләнеше булмаган, Әл-Каидә ятьмәсенә ул очраклы рәвештә эләккән, диелә. Обама үзенең чыгышында яшь мөселманнарның террорчылык кәсебенә авышу мәсьәләсенә дә тукталды.
“Мөселманнарның күбесе Әл-Каидәне кире кага. Калганнары белән аңлату эшләре алып барырга, Әл-Каидәнең чын йөзен ачарга кирәк. Бу оешма гаепсез кешеләрне, шул исәптән, мөселманнарны да үтерүдән чирканмый. Кушма Штатлар исә гаделлек һәм тәрәккыят ягында. – диде Обама. – Террорчылар американнарны өркетеп, шик вә шөбһәдә яшәтергә тели. Мин президент булып торганда, бу эш барып чыкмаячак.”