Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балалар әдәбиятын контрольдә тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балалар әдәбиятын контроль итүче эшче төркем төзелгән, аңа депутатлар, дәүләт оешмалары вәкилләре, нәшерләр һәм кибет хуҗалары кергән.

Башкортстанда балалар әдәбиятын контрольдә тоту өчен эшче төркем төзегәннәр. Бу хакта бүген, 20 ноябрьдә республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Депутатлар фикеренчә, "тиешле контроль булмаганда" китаплар балаларда "әйләнә-тирә дөньы турында дөрес булмаган күзаллау" формалаштыра ала һәм бу китапларда "көч куллану, рәхимсезлек, начар гадәтләрне пропагандалау, кимсетү" булырга мөмкин. Шулай ук китаплар "баланың психикасына тискәре йогынты ясарга" — "куркыныч киңәшләр бирергә, курку һәм башка тискәре хисләр уятырга мөмкин" ди алар.

Депутатлар Русия Язучылар берлеге мәгълүматларына таяна: берлек 930 китапны тикшергән һәм аларның 60 проценты "киләчәккә битарафлык тудыра, хатын-кызлар белән ир-атларның традицион рольләрен кире кага" дип тапкан. Язучылар берлеге белешмәләренчә, узган ел Русиядә 39 мең балалар китабы чыккан.

"Үз вакытында дәүләт балалар әдәбиятына игътибар бирүдән тулысынча читләште. Нәтиҗәдә пионерлар аланындагы малайларның бер җенесле мәхкәббәтен тасвирлаучы роман — йөзләгән мең данә тираж белән сатыла торган бестселлерлар арасында", дип искәрткән Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев. Мөгаен ул Елена Малисова белән Катерина Сильванованың "Пионер галстугында җәй" ("Лето в пионерском галстуке") китабын күз уңында тоткандыр.

Толкачев бу "проблемны" шул исәптән әти-әниләр ярдәме белән дә хәл итеп була, дигән. Ул балалар әдәбиятын контроль итүгә әти-әниләрне дә кушылырга чакырган. Толкачев һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән караячакларын әйткән.

Балалар әдәбиятын контроль итүче эшче төркемгә депутатлар, дәүләт оешмалары вәкилләре, нәшерләр һәм кибет хуҗалары кергән. Әлегә фәрман үзе чыкмады, комиссиягә кемнәр кергәндер — әлегә билгеле түгел.

  • Элегрәк Русия думасының гаиләне яклау комитеты балалар өчен "җимергеч әдәбият" белән көрәшергә чакырып хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән иде.
  • Комитет башлыгы Нина Останинаның вице-премьер Дмитрий Чернышенкога язган хатында әйтелгәнчә, балалар китапларының өчтән икесе гаскәрдә хезмәт итүдән баш тарту, "киләчәккә битараф карау", җәмгыятьтәге традицион гендер рольләрен үзгәртү кебек "тискәре карашлар" формалаштыра.
  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Быел җәй Татарстанның балалар аланнарында совет классикасын, "Татаркино"ның заманча фильмнарын һәм гаилә кыйммәтләре, спорт, галәм турындагы заманча Русия фильмнары күрсәтергә тәкъдим ителгән иде. Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән совет классикасы арасында "Сугыш һәм тынычлык", "Тыныч Дон" кебек мәктәптә укый торган китаплар нигезендә төшерелгән фильмнар да, "Чучело", "Кечкенә Вера" драмасы, "Бриллиант кул" комедиясе дә бар.
  • Шулай ук җәйге аланнарда сүгенү сүзләре булган, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG