Башкортстанда янә башкортларның милли каһарманы, Кече Башкортстанның атасы Зәки Вәлиди шәхесе тирәсендә киеренкелек туып килә. Үткән елның декабрь азагында Русия Дәүләт думасында Башкортстаннан депутатлар Назаров һәм Вяткин Думаның иминлек комитетыннан ФСБга мөрәҗәгать итеп, Зәки Вәлидинең фашистлар белән хезмәттәшлек иткәнме-юкмы икәнлеген ачыклауны сораганнар.
Бу хәлдән соң башкорт элитасы вәкилләре ашыгыч рәвештә төрле иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр ясый башлады. 8 гыйнварда Башкортстан президенты хакимияте хезмәткәрләре, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчелеге, башкорт галимнәре һәм башка кайбер милли оешмалар җитәкчеләре хөкүмәтнеке булган Башинформ агентлыгында түгәрәк өстәл оештырдылар. Әмма түгәрәк өстәлдә фикер алышу, көрәштерү галәмәтләре күренмәде. Бер-бер артлы чыгыш ясаучыларның фикере көрәк сабы кебек туп–туры иде: Зәки Вәлиди чип-чиста, аның биографиясендә чокынырга кирәкми... ә Зәки Вәлидигә кагылышлы депутат соравы оештырган Андрей Назаровны Думадан чыгарырга кирәк.
Моңа хәтле, 30 декабрьдә башкортларның радикаль “Күк бүре” оешмасы Русия җитәкчелеге исеменә хат-таләп язды. Хатта Андрей Назаровның башкорт халкының бөек улы булган Зәки Вәлидинең фашистлар белән хезмәттәшлектә булу-булмавын тикшерә башлавы нәфрәт тудыра, беркемнең дә бөек галимнең исемен пычратырга хакы юк, диелә.
“Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы Андрей Назаровтан башкорт халкы алдында гафу үтенүне таләп итә. Әгәр шулай эшләмәсә, башкорт яшьләре бөек башкорт сәяси һәм иҗтимагый эшмәкәренең намуслы исемен яклап митинглар, пикетлар оештырачак, башка төрки халыкларга, дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәчәк, диелә хатта һәм Назаровны депутатлыктан алу буенча имза җыю башланганлыгы игълан ителә.