Әлеге оешма үзенә төп максат итеп Русия белән Кытай һәм Башкортстан белән Кытай халыклары арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне арттыруны куя. Әлеге дуслык оешмасын төзү эшендә рәсми хакимиятләрдән тыш, Башкортстанның танылган мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, шулай ук яшьләр һәм ветераннар оешмалары вәкилләре дә катнашкан.
Яңа оешма Кытай Халык республикасы белән элемтәләрне ныгыту, үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыру, шулай ук мәдәни багланышларны киңәйтү бурычын куя. Берлектә төрле сәяси-иҗтимагый, мәдәни чаралар оештыру, мәгарифтә тәҗрибә уртаклашу кебек мөмкинлекләр дә киң файдаланылачак, дип әйтелә.
Кытай Халык республикасы белән Башкортстан арасында соңгы елларда дәүләт һәм эшкуарлар дәрәҗәсендә хезмәттәшлек болай да арта төшкән иде инде. Әлеге көндә Кытай белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү хакында 8 килешү гамәлдә. Үзара тауар алмашу аеруча икътисадый төшенкелеккә кадәрге 2007 елда зур гына күләмдә. Ул елны үзара алыш-биреш 453 миллион АКШ доллары күләмендә булган.
Башкортстанда Кытай Халык республикасы компанияләре катнашлыгында оештырылган 38 ширкәт теркәлгән.
Соңгы елларда Башкортстанда кытай милләте вәкилләре саны арта бара. Алар, нигездә, базарларда җиңел сәнәгать тауралары белән сату итә. Күрше төбәкләрдә алар авыл хуҗалыгында да эшли башлады. Тиздән Башкортстанда да алар авылларга төпләнеп азык-төлек җитештерә башларга мөмкин. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда республикада чәчелми калган меңнәрчә гектар җир булуын хөкүмәт рәисе Раил Сарбаев үзе дә танырга мәҗбүр булган иде.
Республикада хәзер кытай телен югары уку йортларында укыта башлау турында да уйланалар. Егерме-утыз елдан кытай милләте вәкилләре Русиядә һәм шул исәптән Башкортстанда да бермә-бер артып китсә, моның бик тә отышлы булуы бар. Чөнки кытайлар уңышлы эшләүче ширкәтләр ачып җибәрсә, кытайча белгән башкортка, татарга һәм урыска, аларга эшкә яллануы җиңелрәк булырга мөмкин.