Татарстанда сугыш ветераннарының яшәү урынын яхшырту өчен 5 миллиард сумнан артык акча тотылган. 5 апрельдә 104 ветеран Казанның Глушко урамында урнашкан яңа йорттан фатир алды. Татарстанда барысы 7 меңгә якын ветеран яңа фатирга керәчәк.
“Сугыш ятимнәрен оныттылар”
Тукай районында яшәүче Әминә Шәйдуллина 41нче ел балаларын оныттылар, дәүләттән безгә игътибар һәм ярдәм юк ди.
“Мин 41 елда туганмын, әти сугышка киткәндә, миңа бары 3 ай гына булган. Апа-абыйларым белән мин кычыткан, черек бәрәңге ашап, чабата киеп үстем. Аннары 41 ел буе фермада сыер савучы булып эшләдем. Хезмәт алдынгысы дигән исемгә дә лаек булдым. Хәзер миңа 70 яшь.
Илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын үткәрергә җыена. Сугыштан исән кайтканнарга машина да бирделәр, хәзер аларны фатир белән тәэмин итәләр. Бирсеннәр, илебез бай. Ләкин сугышта үлеп калучылар да күп булды бит әле. Аларның иң авыр вакытта интегеп үскән балаларын да искә алсыннар иде.
Бу гаделсезлек бит. Берәүгә машина, фатир, икенчеләрен бөтенләй искә дә алмыйлар. Рәхмәт йөзеннән кайтмый калучыларның балаларына кечкенә генә ярдәм күрсәтсеннәр иде”, ди Әминә апа.
“Сугыш ятимнәре дәүләттән балигъ булганчы ярдәм күрде инде”
Республика ветераннар үзәге хезмәткәре Ефим Вайнер дәүләт әтиләре сугышта үлеп калганнарга балигъ яшенә кадәр ярдәм күрсәтте, ди. Ә хәзер, ничек кенә гаделсезлек булып тоелмасын, ветераннарга ярдәм итү программасы буенча аларга ярдәм күрәтелми икән.
“Әтиләре сугышта үлгәннәргә дәүләт 18 яшь тулганчы ярдәм итте. Сугыш ветераннарына, сугышта үлгән ирләрнең хәзерге вакытта исән булган хатыннарына фатир бирелә. Әмма балаларына мондый ярдәм каралмаган. Бәлки бу чыннан да гаделсезлектер дә, чыннан да авыр заманда әтисез үсүчеләр күп булган. Әгәр дә әтисе фронтта үлгәннәр 1 группа инвалид булса, дәүләт аларны да фатирлы итә”, ди ветераннар үзәге хезмәткәре.
Аның сүзләренчә, әтисе сугышта үлеп калучылар социаль чират буенча яшәү урынын яхшырта ала, әмма фатир дәүләтнеке булып калачак.
Республика социаль яклау үзәгенең матбугат үзәгеннән Әминә апа хезмәт ветераны буларак кына ярдәм ала ала диләр. “Хезмәт ветеранына аена 302 сум акча түләнә, торак, юлда йөрү өчен аңа ташлама, субсидияләр каралган. Ясалма теш, ишетү аппараты ясату бушка”, диделәр.
Бер яктан, фронттан кайткан 90 яшьтән өлкәнрәк булган әби-бабай өчен фатир алу әһәмиятле түгел, күбрәк моңа баласы, оныгы гына шатлана диючеләр дә бар. Икенче яктан, социаль ипотека буенча 4 әр ел чиратта торучыларның фатирлы булдым дигәндә генә, аны кире алып ветераннарга бирүләре дә түбән хезмәт хакы алып эшләүче яшь гаиләләрдә ризасызлык тудыра.
Хәзер инде, әгәр сугыш ветераннарына фатир бирелә икән, әтиләре фронтта ятып калган, үзләре “черек бәрәңге ашап, чабата киеп үскәннәргә” дә игътибарны арттыруны сораучы кешеләр дә бар.