Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ яңа стратегиясен игълан итте


Бүген Америка атом кораллануның дөньяга киң таралуын һәм атом террорчылыгын туктату юнәлешендә тарихи бер адым ясады.

Обама хакимияте Американың үз кулындагы атом коралларын кимитәчәген һәм алга таба атом коралы куллануга карата ачык чикләүләр кертәчәген белдерде.

АКШ башлыгы Обама, яңа саклану стратегиясен игълан итү белән, "21нче гасырда атом янауларыннан тыныч бер дөнья булдыру" турында биргән вәгъдәне үтәвен белдерде.

2009 елда Барак Обама Чехия башкаласы Прагaда ясаган чыгышында дөньяны атом коралланудан арындырыну максат итеп куюын белдергән иде. Аның бу чыгышыннан соң Обама "Нобель" тынычлык бүләгенә лаек булды.

АКШ саклану министры Роберт Гэйтс исә, яңа атом стратегиясе Американың хәрби көчен киметмиячәк дип кисәтте.

Иран яңа кораллану стратегиясен игълан иткән Американы кискен тел белән тәнкыйтьләде. Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат, "әгәр Обама элекке АКШ башлыгы Буш юлыннан дәвам итсә, ул да тәнкыйтькә дучар калачак диде.

Иран моннан элек атом энергиясе программы турында көнбатыш илләре белән сөйләшергә нияте булмавын әйтеп, башланган атом программacыннан баш тартмaячагын белдергән иде.

АКШ президенты Барак Обама пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Димитрий Медведев белән Прагада очрашып, СТАРТ-2 дип аталган яңа атом коралсызлану килешүенә кул куячак.
XS
SM
MD
LG