Русиядә быелгы сәламәтлек көне “Сәламәтлек һәм урбанизация” шигаре белән уза. Белгечләр икътисади һәм мәдәни тормышның эре шәһәр үзәкләрендә генә туплана баруы халык сәламәтлеге өчен төрле проблемалар тудыра дип саный. Халыкның зур шәһәргә агылуы, шәһәрләшү һаваның пычрануы, инфекцияле авыруларның таралуы, халык эчә торган су сыйфаты начарлануга китерә. Сәламәтлеккә зыян китерә торган спиртлы эчемлек эчү, тәмәке тарту, дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү дә организмның эре шәһәр тормышына җайлашу нәтиҗәсе дип санала.
Алга киткән эре шәһәрләрдә һава һәм су сыйфаты начар була. Казан экологлары чиста һәм яхшы су булдыру – халыкның сәламәтлеген кайгыртуның иң яхшы күренеше булыр иде дип саный. Татарстан спортка игътибар бирелә, әмма сәламәтлек өчен бу гына җитәрлек түгел, сулаган һавадан, эчкән судан башларга кирәк, ди экологлар.
Күңел кая тарта, шунда яшә
Елына бер генә көн сәламәтлек көне уздыру, халыкның физик һәм психик сәламәтлеген яхшыртмый әле. Кеше үзенең сәламәтлеген ел әйләнәсендә кайгыртып яшәргә тиеш. Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов, бүген 100% сәламәт кешене табып та булмый, ди.
“Һәр кешедә нинди дә булса авыру табып була. 100% сәламәт кеше юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, физик, психик яктан һәм рухи таза кеше генә сәламәт була. Мондый кеше булмыйдыр. Эзли башласаң, барыбер авыруы табыла. Ләкин кеше авыруы белән “дус” булып та яши ала, иң мөһиме, тормышны дөрес җайлаштырырга. УЗИ тикшерүе килеп чыккач, белгечләр кешенең организмында төрле чигенешләр таба башлады. Ләкин дөрес яшәсә, кеше ул тайпылышлар белән гомере буе да яшәргә мөмкин”, ди табиб Зыятдинов.
Кайберәүләр олы шәһәрдә яшәү кешенең психикасын, рухын какшата дип саный. Психотерапевт исә күңелгә якын һәм җан тынычлыгы булган урында яшәргә кирәк, ди.
“Кайбер кеше олыгайгач, шәһәр ыгы-зыгысыннан авылга качып китә, аңа анда тыныч, ул үз урынын таба. Ә кайберәүләр, киресенчә, авылдан шәһәргә күчәргә омтыла. Аларга зур шәһәрдәге тормыш, андагы тизлек ошый.
Ләкин шәһәрдә яшәүче кеше әлбәттә, үзенең физик сәламәтлегенә күбрәк игътибар итәргә тиеш. Чөнки безнең илдә эре шәһәрләрдә һава начар. Чит илләрдә моңа зур игътибар бирәләр, ә бездә алай түгел”, ди Гомәр Зыятдинов.
КДУда да спорт бәйрәме
Шушы көннәрдә дөньяның зур шәһәрләрендә урамда сәламәтлекне ныгыту өчен шартлар булдыруны өндәгән чаралар уза.
Сәламәтлек көне уңаеннан Казан дәүләт университетында спорт бәйрәме оештырылды. Бу көн университетта иртәнге физик күнегүләр белән башланды. Анда, студентлар белән бергә университет укытучылары, декан һәм ректор ярдәмчеләре дә катнашты.
Студентлар бу көнне психологтан киңәш ала, гаилә медицинасы хастаханәсе табибы белән сөйләшә, үзенең тән авырлыгын, кан басымын, хәтта тәмәкегә бәйле булуны да белә ала иде. Фитнес, йога, бию, аэробика буенча белгечтән дәресләр алу мөмкинлеге булды.
Бездә елга бер була торган сәламәтлек көнендә төрле чаралар үткәрелсә, Латвиядә исә апрель аенда күзгә күренерлек үсешләр тоелган. 1 апрельдән бу илдә җәмгыять урыннарында тарту тыелган. Татарстан җитәкчелеге дә җәмгыять урыннарында тәмәке тарту турында сөйләшкән иде. Ләкин бу сүздә генә кала бугай...
7 апрель - халыкара сәламәтлек көне. Казанда да бу көн билгеләнде. Табиблар бүгенге алга киткән җәмгыятьтә 100 % сәламәт кеше юк дип саный. Аеруча эре шәһәрләрдә халыкның сәламәтлеге начар. Иң мөһиме, гел чир турында гына уйлап тормаска, тормышны дөрес җайлаштырырга кирәк ди алар.