Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда хакимияткә уңчылар килә


Узган якшәмбе Маҗарстанда үткән парламент сайлауның беренче турында уңчы партияләр зур уңышка иреште. Элекке премьер Виктор Орбан җитәкләгән «Фидес» партиясе тавышларның яртысыннан күбрәген казанды. Моннан тыш парламентка үтәмилләтче «Йоббик» хәрәкәте дә үтә. Коммунизм җимерелгәннән бирле Маҗарстанның болай уңга авышканы юк иде.

“Маҗарстан халкы өметсезлекне җиңде. Мин тормышымда иң әһәмиятле эш алдында торганымны һәр күзәнәгем, бар йөрәгем белән тоям.” «Маҗарстанның Ватандашлар берелеге» («Фидес») җитәкчесе элекке премьер Виктор Орбан бу сүзләрен якшәмбе көнне үткән тавыш бирүдән соң әйтте. Аның партиясе 53% чамасы тавыш казанган. Ул янә премьер булыр дип көтелә.

Сигез ел идарә иткән социалистлар бу юлы 20%тан да азрак тавыш җыеп, икенче урында калды.

Ә менә өченче урында үтәмилләтче шигарләре белән танылган «Яхшырак Маҗарстан өчен» хәрәкәте, маҗар телендә аны «Йоббик» дип йөртәләр. Җиде ел элек кенә төзелгән бу хәрәкәт Лиссабон килешүенә ачыктан-ачык каршы чыга, бар дөнья буйлап маҗарларны якларга чакыра, моның өчен хәтта Европа Берлегеннән чыгарга әзер.

«Йоббик» вәкилләре чегәннәрне җинаятьчелек чыганагы дип атый һәм аларны илдән куарга, икенче дөнья сугышыннан соң чит мәмләкәтләрдә яшәп калган маҗарларны кайтарырга чакыра. Илнең бар бәлаләрендә алар иммигрантларны, чит ил банкларын һәм яхүдләрне гаепли.

Фикер белешүләргә күрә, бу партия өчен нигездә эшен югалткан авыл халкы тавыш бирә. Күпләр тарафыннан неонацист дип аталган шушы партия Маҗарстан парламентына беренче тапкыр үтә.

Хәрәкәтнең җитәкчесе Габор Вона үз максатларына ирешү өчен 2007 елда «Маҗар гвардиясен» төзегән иде. Аның активистлары 1930-40нчы елларында маҗар милләтчеләре кигән хәрби киемнәр, наци символикасын куллана. Бу гвардия узган елның декабрендә генә тыелды.

«Фидес» җитәкчесе Виктор Орбан
Маҗарстанның уңга таба авышуын кайбер күзәтүчеләр икътисади авырлыклар, сайлаучының протест тавыш бирүе белән аңлата. Узган ел Маҗарстан икенче дөнья сугышыннан бирле иң тирән кризис кичерде. Халыкара валюта фонды һәм Европа Берлеге биргән 20 миллиард евро кредит кына бу илне бөлгенлеккә төшүдән саклап калды.

Җитештерү 20% кимегән, эшсезлек 11% җиткән. Быел тагын 600 мең кеше эшсез калыр дип көтелә. Эш ташлаулар, протест чаралары Маҗарстанда гадәти күренешкә әйләнде.

«Фидес» җитәкчесе Виктор Орбан шушы вәзгыятьне төзәтергә, ун ел эчендә бер миллион эш урыны булдырырга вәгъдә итә.

25 апрельдә җиңүчеләр билгеләнми калган бүлгеләрдә икенче тур тавыш бирү үтәчәк. Әлегә, беренче турдан соң, 386 урынлы парламентта «Фидес» 206 урын казанды. Социалистларның 28, үтәмилләтчеләрнең 26 урыны бар.
XS
SM
MD
LG