Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция финанс ярдаменең беренче өлешен ала


Греция 45 миллиард евролык Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды ярдам пакетының беренче өлешен 19 майга кадәр алырга өметләнә.

Финанс министры Георгий Папаконстантину моны җомга Греция премьер-министры Дҗордҗ Папандрео илне бурычлар кризисыннан чыгару максатындагы ярдам пакетын гамәлгә кертүне сораганнан соң белдерде.

Вашингтонда Халыкара валюта фонды мөдире Доминик Штраус-Каан фонд Грециянең таләбен тиз арада үтәячәк диде.

Кичә Европа Берлеге чыгарган мәгълуматлар Грециянең 2009 елгы дәүләт бюджеты дефициты моңарчы уйланганнан күбрәк булуын күрсәтте.

Бу Грециягә финанс базарларыннан бурычка акча алуны тагын да кыйммәтләтәчәк.
XS
SM
MD
LG