Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар башкорт телевидениесенә каршы


Башкортстан телевидениесе үзәге бинасы
Башкортстан телевидениесе үзәге бинасы

Башкорт галимнәрен үз милләтенең демографик хәле борчыса, татар галимнәрен дә үз татар халкының Башкортстандагы ясалма кимүе хафага сала. Шушы уңайдан татар оешмалары 25 май көнне урам җыенына әзерләнә.

Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре алдагы атнаның сишәмбесе, ягъни 25 май көнне пикетка чыгарга карар итте. Бу урам җыенын алар Уфада, Салават Юлаев һәйкәле мәйданында урнашкан Башкортстан телевидениесе үзәге бинасы каршында оештырачагын әйтте. Каршылык чарасы үзе дә Башкортстан дәүләт телевидениесе сәясәтенә ризасызлык йөзеннән үткәрелә.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, пикетка рөхсәт алынган һәм анда берничә татар җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре катнашачак.

“Быел Русиядә үтәчәк халык исәбен алу алдыннан Башкортстанда, 2002 елдагы җанисәп вакытындагы кебек үк, татар авылларын башкорт авыллары дип расларга маташу киң җәелдерелде, - ди Мәҗит Хуҗин. – Бу эшкә башкорт киңкүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, ә хәтта татар газетлары да җәлеп ителә. Ә инде Башкортстан дәүләт телевидениесе бу эштә аеруча үҗәтлек һәм тырышлык күрсәтә.

Халык исәбен алуга әзерлек максатында дип махсус ачылган яңа программаларның һәммәсе дә татар авылларын башкорт авыллары дип исбатлауга, шуны халык аңына көчләп сеңдерүгә юнәлтелә. Башкортстан "Юлдаш" телевидение каналы татар халкына каршы чын-чынлап идеологик һөҗүм алып бара. Без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Үз фикеребезне республика халкына да, ил җитәкчеләренә дә төрле юллар белән җиткерергә тырышабыз. Шул исәптән пикетлар оештырып та”.

Май ае азагында татар милли оешмалары Уфада халык исәбен алуга әзерлек мәсьәләләрен тикшергән фәнни-гамәли конференция оештырырга җыена. Анда танылган татар галимнәре һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак дип көтелә. Бу җыенда яңгыраган чыгышларны аерым бер китапчык итеп чыгару ниятләнә. Аны республика районнарында халык арасында тарату каралган.

Танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, башкорт матбугаты алып барган “баш бутау сәясәте” үзенең тискәре тәэсирен бирми калмый. “Шуңа күрә дә татар галимнәре дә бу хөсетлеккә каршы үз гыйльми хезмәтләре белән җавап бирергә тиеш”, ди Илдар әфәнде.
XS
SM
MD
LG