Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп февраль аенда кабат Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды. Күптән түгел генә яңа казыят сайлаудан соң беренче җыелышын уздырды, бурычлар билгеләде. Баш казый белән сөйләшү шушы бурычлар хакында башланып, аракысыз туйлар, сабантуйлар, татар авылларында хәмер сатуны туктату күренешләре турында дәвам итте. Әйткәнемчә, баштагы сүз казыятнең вазыйфалары хакында.
“Казыятнең бүгенге вазыйфаларын дөрес күзалламаучылар да бар. Без чын ислам дәүләтендәге казыятлардан аерылабыз. Дөньяви дәүләттә яшәгәч, хөкем эшләре хөкүмәт кулында, без хөкем итә алмыйбыз. Безнең төп бурычларның берсе – урыннардагы мөхтәсибләргә Хәнәфи мәсхәбе буенча эш оештыруда ярдәм итү.
Көндәлек эшләр дә бар. Мисал өчен, хөкүмәт ана капиталы бирә. Биргән тәртиптә алу дөресме, моны күз уңында тотабыз. Эшмәкәрлек тәртипләре дә кысыксындыра. Соңгы вакытта гаиләләр еш таркала. Талак мәсьәләсе тулысынча казый эше булып кала, ул хәл итә. Мирас мәсьәләсе дә күтәрелеп тора. Малны шәригатьчә бүлүне казый карый. Имам белән мөхтәсиб арасындагы бәхәсле вәзгыятьне дә казый җайга сала”, ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Баш казый менә дистә ел инде хәмерсез туйлар алып бару яклы һәм бу эшне башлап җибәрүдә дә үрнәк күрсәткән.
“Беренче туйны куркып кына, аракы куеласы булмагач, кеше килерме икән дип шикләнеп оештырдык. Бик матур үтте. 6-7 сәгать баргандыр. Аракы яратучылар күңеленә дә аракысыз туй бик ошады. Шуннан соң Татарстан авылларында, Мари Илендә, Киров өлкәсендә 50дән артык аракысыз туй уздырдык. 50 яшькә җиткәч туктадым. Казанда да, башка җирдә дә дәвамчыларым бар. Безнең якларда аракы сату кимү ягына бара”, - дип сөенү хисләрен белдерде баш казый Фазлыев.
Узган ел уразадан соң Балтачта мөселманча сабантуй уздырылган. Хакимият вәкилләре: “Болай да үткәреп була икән”, дип соклану белдергәннәр. “Пәйгамбәребез дөядә, атта узышуны, укта атуны, йөзүдә ярышуны, халыкны кырга алып чыгып бәйрәм иттерүне хуплаган. Ләкин алар эчү-исерү бәйрәменә әйләнергә тиеш түгел. Бәйрәмнәр татар асылында узарга тиеш”, дигән фикердә тора Җәлил хәзрәт. Баш казый Кукмара районы, Уразай авылы халкының туйларны, никахларны, сабантуйларны һ.б. бәйрәмнәрне хәмерсез уздыру турындагы мөрәҗәгатьләрен хуплый.
“Шулай булмаса, хәмердән, дуңгыз шашлыгыннан котылу юк, асылга кайтып булмый”, дигән фикердә тора Җәлил хәзрәт.