Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае искитмәле үтәчәк


Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаена әзерлек кысаларында төрле чаралар дәвам итә. Мәгариф мәсьәләләрен тикшерүче секциягә кергән вәкилләр корылтайда күтәрелергә тиешле проблемалар хакында фикер алышты.

Киңәшмәгә, нигездә, Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм Уфа шәһәре белән Уфа районы мәгариф учаклары мөгаллимнәре һәм директорлары җыелган иде. Мәгариф өлкәсендә күп кенә проблемалар борчый укытучыларны һәм Мәгариф министрлыгы түрәләрен. Мәктәпләргә җан башына карап акча бүленү дә, кечерәк авыллардагы мәктәпләрнең ябылуы да, мәгарифтә милли-төбәк компоненты бетерелү ихтималлыгы да хафага сала. Аеруча башкорт телен укытуның киләчәге мәсьәләсе уйландыра, ди укытучылар.

Соңгы елларда Башкортстанда бер-бер артлы башкорт гимназияләре ачылды. Дүртөйле, Нефтекама, Стәрлетамак, Бәләбәй кебек зур-зур шәһәрләрдә дә заманча биналар төзелеп, аларда башкорт гимназияләре эшли башлады. Бу яктан караганда республикада башкорт балалары өчен иң яхшы шартлар тудырылган. Шулай да башкорт милли оешмаларын бүгенге хәл түгел, ә иртәгәсе көн хәсрәткә сала. Федераль үзәк әледән-әле уйлап чыгарган реформалар милли мәгарифкә таяк тыгарга мөмкин ди башкорт галимнәре.

Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының мәгариф секторы мөдире Гөлфинә Юламанова сүзләренчә, 11-12 июньдә Уфада үтәчәк бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаенда мәгариф мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. “Шуңа кадәр без пленар утырышта да, мәгариф секциясендә дә күтәреләчәк проблемаларны барлап бетәргә тиешбез”, ди Гөлфинә Юламанова.

Әле бөтендөнья башкортлары корылтаена иң соңгы әзерлекләр тәмамланып килә. Берничә елга кичектерелгән бу җыенны республика җитәкчелеге иң югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды. Бер киңәшмәдә вице-премьер, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев әлеге корылтай һәм аның чикләрендә оештырылачак чаралар искитмәле булырга тиеш дип әйткән иде.

Аның шулай булачагына шик юк. Корылтай сөйләшү һәм фикер алышу белән генә чикләнмичә, төрле мәдәни чараларга да бай булачак, корылтай делегатлары Ишембай районында бик купшы үтәчәк Сабантуйда да хөрмәтле кунаклар булачак.
XS
SM
MD
LG