1995 елда авыл спортчыларының уеннары торгызыла һәм аны ике елга бер тапкыр уздыру турында карар кабул ителә. Алабугадагы ярышларга кадәр соңгысы Йошкар-Олада 2008 елда уза. Анда Русиянең 74 төбәгеннән 2500 кеше 14 төрле ярышта катнаша. Ә менә Алабуга Русиянең 71 төбәгеннән киләләр.
Шулай да катнашучылар саны, ярышлар төренең күбрәк булуы белән Алабуга горурлана ала. Шул ук печән чабу ярышларын алсак, мәгълүмат кызыклы. Беренче урынны Болын-тугайлары белән данлыклы булган, Татарстан, Башкортстан печән чабучылары алмый. Мәңгелек бозлавык булган Якутия вәкилләре чалгы тотучылар арасында баш була.
Ә менә трактор йөртүчеләр моннан берничә ел элек сазлык булган урында көч сынашты. Русия тракторчылары арасында Татарстан такымы җиңү яулый.
Гомумән алганда да татарстаннар беренче урынны алды. Икенче урында Кострома өлкәсе, өченчедә Чиләбе өлкәсе такымнары. Башкортстан бишенче урында.
Авыл спортчылары уеннары Русия җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмады. Алабугага Русия премьер-министры урынбасары Виктор Зубков килде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән котлау сүзләрен әйтте. Алабуга җирендә Русиянең корылыкка дучар булган төбәкләренә ярдәм күрсәтү буенча да сөйләшү була. Зубков ярдәм вәгъдә итә. Кемгә күпме, анысы тәгаен әйтелми.