Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Кытайның Сычуань вилаятендәге Чэнду шәһәренә килгән. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул төрле ширкәтләрдә булачак, рәсми очрашуларда катнашачак, шәһәр үсеше проектлары белән танышачак диелә.
Миңнеханов белән бергә Кытайга Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да барган.
Сычуань — саклану сәнәгате һәм фәнни-техник мөмкинлекләре ягыннан Кытайның стратегик төбәге. Татарстан өчен ул көньяк-көнбатыш Кытайның алга киткән сәнәгать үзәге буларак кызыклы.
2015 елда Сычуань вилаяте белән Татарстан арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзелгән иде. 2016 елның маенда Татарстан белән Сычуаньның дуслыгы турында килешү имзаланды.
Моңа кадәр Миңнеханов Кытайга июнь ахырында барган иде. Ул Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә, Өремче шәһәрендә булды.
Бирегә ул "Кытай - Евразия" форумында катнашу өчен килде. Өремчедәге тарихи татар мәчетен дә зиярәт итте. Интернетта мәчетнең буш булуын, имам һәм Миңнеханов делегациясеннән тыш беркем булмавына игътибар иттеләр.
Күпләп мөселманнар, башлыча уйгырлар яшәгән бу төбәктә соңгы елларда Кытай кырыс сәясәт алып бара. 2017 елдан бирле анда махсус "тәрбия лагерьлары" оештырылды, алар аша миллионлаган уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары узды. Әмма Миңнеханов Синҗан төбәгендә мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны җәберләү турында берни әйтмәде.
- Русия Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", диде ул Азатлыкка.
- Татарстанга Кытай делегацияләре килү күбәйде, Татарстан президентының Кытайга сәфәрләре дә ешайды. Мәсәлән, апрель башында гына Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәренә барып кайтты.
- Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте булдырган "Idel.Реалии" сайты Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында махсус проект тормышка ашыра. Әлеге проект белән монда танышырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум