Шушы айда гына төзелгән үзен Бөтенрусия мөфтияте дип атаган оешма чыгарган мөрәҗәгатьтә Русиянең мөфтиләр шурасы эшчәнлеге “илнең иминлегенә зур зыян китерә”, “милләтара һәм динара низаг һәм сугыш чыгаруга” йөз тота диелә.
Бөтенрусия мөфтияте җитәкчеләре шулай ук хакимияттән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең күптән түгел әйткәннәренә бәя бирүне сорый.
Гайнетдин 16 декабрьдә Мәскәүдә Русия динара шура президиумы утырышында чыгыш ясап: “әгәр җирле халык эшләргә теләми, хезмәт хакы алганнан соң 15-20 көнгә югалып тора икән, һәм җитештерү җиһазлары ул вакытта туктап тора икән, андый эшчеләр белән берни дә җитештереп булмый”, - дигән иде. Читтән эшләргә килүчеләр турында исә Гайнетдин: “алар эчми, тәртипле, эш сөючән, хезмәт хакы алганнан соң аны үз гаиләләрен туендыру өчен өйләренә җибәрә”, - диде.
Узган атнада “Азатлык” радиосына интервьюда Гайнетдин шулай ук яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтиятен ислам үсешен туктатырга маташуда гаепләгән иде.
Бөтенрусия мөфтияте исә Гайнетдинне мөселманнарны берләштерә алмауда, дәүләт һәм җирле хакимиятләр белән яхшы мөнәсәбәтләр кора алмауда, тулы динара диалог урнаштыра алмауда гаепли.
Алар, Русиядә милләтара бәрелешләр кызып киткән вакытта Гайнетдиннең сүзләре провокация булды һәм болай да катлаулы вазгыятьне тагын да катлауландырды, ди.
Бөтенрусия мөфтияте "Русия мөфтиләр шурасы эшчәнлеге чорында Гайнетдин дини бәйрәмнәрне бер вакытта үткәрү турында килешүгә ирешә алмады, шикле, күп очракта зыянлы һәм ачыктан-ачык корткыч дини басмалар чыгаруны хуплады, шуның белән мөселманнар арасында ваһһабилык көчәюгә сәбәп булды", ди.