Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ифтармы, авыз ачумы? Түләүлеме, бушкамы?


2023 елгы Fashion Iftarда дресс-код ак кием иде
2023 елгы Fashion Iftarда дресс-код ак кием иде

Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты. Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

Соңгы көннәрдә татар телле интернетта ураза тоту, авыз ачтыру белән бәйле темалар кызып китте. Беренче бәхәс — татар теленә "ифтар" сүзенең ныклап кереп китүе, "авыз ачу" сүзенең югалып баруы турында. Бу мәсьәләне Дөнья татар яшьләре уздырган ифтарда журналист Гөлназ Бәдертдин күтәрде.

"Без "ифтар" сүзенә күчеп беттек. Әмма безнең бит "авыз ачу" сүзе бар. Аның мәгънәсе зуррак та безгә", диде ул.

Блогерлар күпләп кулланган "ифтарить", "сухур" сүзләре дә тәнкыйтьләнде.

Әмма иң зур ялкын түләүле ифтарларга карата кабынды.

Казанда берничә ел Fashion Iftar уздырылып килә. Гадәттә хатын-кызлар бу мәҗлескә эләгү турында хыяллана гына. Fashion Iftar берьюлы — мөслимәләрне заманча киенергә өндәү, өйрәтү мәҗлесе дә, мөслимәләр өчен күлмәкләр җитештерүчеләр өчен үз тауарларын күрсәтү мәйданы да, халыкны яңа әсәрләре белән таныштыру да, стилистларны мөслимәләр өчен эшләргә дәртләндерү чарасы буларак та эшли.

Аңа элек тә билет алып керәсе иде, ләкин моңарчы бу чараны гадәттә башка әйберләр өчен тәнкыйтьләп тордылар. Аерым руханилар авыз ачуны мода күрсәтүгә калдыруны ошатмады, бу — ислам түгел дип тәнкыйтьләнде. Мода күрсәтү урынына Коръән укырга кирәк, Рамазан аен шоуга әйләндерү урынсыз дигән сүзләр күп яңгырый. Икенче яктан, мөслимәләрнең бу җыеннары үз көче белән оешып, зур хәрәкәткә әверелүеннән дә шүрләү бар.

Әле узмаган бу чараны бу юлы аның түләүле булуы һәм бер кич өчен махсус күлмәк алырга кирәклеге өчен эләкте. Fashion Iftarда ел саен дресс-код билгеләнә. Бу юлы ханымнарга кызгылт-сары киемнән килү сорала.

Быел түләүле ифтарларны җырчы Гүзәлем, телевидение алып баручысы Замирә Рәҗәпова да уздырды. Алар авыз ачу чарасына билетны 2500 сум итеп куйды. Табиб блогер Энҗе Кадыйрова ифтарга керү билетын 8200 сумга саткан. Алай гына да түгел, Кадыйрова белән онлайн авыз ачу өчен 6900 сум түлисе. Табиб ифтарга килүчеләрнең тормышын тамырыннан үзгәртергә вәгъдә бирде.

Табиб Энҗе Кадыйрова уздырган онлайн-ифтарда катнашу бәясе
Табиб Энҗе Кадыйрова уздырган онлайн-ифтарда катнашу бәясе

Моннан тыш, Бизнес-ифтар уздырыла. Аның быелгы бәяләре чыкмады, былтыр 5-10 мең сум булган. Партнерлар өчен — 25 мең сумнан 300 мең сумга кадәр.

Түләүле ифтарлар темасын Instagramда Сhulpandi дигән исем язучы АКШта яшәүче бер ханым күтәрде. Ул Казандагы ифтарларны Париждагы мода атнасы белән чагыштырды, бер ифтар өчен яңа күлмәк алуга гаҗәпсенде.

"Ифтарга чакыруның мәгънәсе — ураза тотучыны ашату. Кайбер ифтарларга керү бәясен түләү күпләрнең кулыннан килми. Модалы бу чараларга җирле йолдызлар яки инфлюэнсерлар гына эләгә... Әлбәттә, ураза тотучыны ресторанда ашата алу бик яхшы. Әмма мин нәрсә күрәм? Бу кием күрсәтү, социаль челтәрләр өчен контент ясауга гына кайтып кала. Рамазанның мәгънәсе шулмы?" дип язды Чулпан.

Аның бу фикерләрен күпчелек кеше хуплады. "Ифтар — шоу түгел" дип бик күп фикер калдырдылар.

"ВКонтакте" кулланучысы да түләүле ифтарга чакырдылар, пенсионер өчен бу бик кыйбат дип зарланды.

"Мин ураза тотам. Бер кафега ифтарга чакыралар. Ифтар үткәрүчеләр бик байлар. Берничә кибетләре, йорт-фатирлары бар. Ифтар түләүле, 2500 сум. Мин — пенсионер, ул акчага мин атна буена тора алам. Ифтарның түләүле булуының савабы бармы икән?" дип сорый ул.

"Мин бармас идем", "Ураза чорында ураза тотучыларны тукландыру — зур савап. Ул акчага булырга тиеш түгел инде. Бу кешеләр бизнес ясап акча эшлиләр. Адәм көлкесе бит" дигән фикерләр калдырганнар.

Азатлык Радиосының YouYubeтагы караучыларыннан бу темага төрле фикерләр килде.

"Андый ифтарларга гади халыкны чакырмыйлар да, кертмиләр дә. Барырга акчалары да юк", дип язды бер укучы.

"Акчаны башка бәйрәмнәргә дә түгә инде хәленнән килгән кеше. Кыйммәтле сәгать алсынмы, әллә ифтарга тотсынмы шул акчаны. Үткәрә икән — афәрин", диде икенчесе.

Бу темага башка блогерлар, журналистлар да үз фикерләрен белдерде. Мәсәлән, алып баручы Айваз Садыйров "яхшы ният белән эшләнсә", бер дә начар түгел дип саный.

"Ифтар түләүле була аламыни ул?", "Ифтардан шоу ясыйлармыни?!" дип әйтүчеләр бар. Сүз дә юк, моның да үз кысалары бар. Гомумән, шоуга әйләндерелгән ифтарның ниндидер бер мәгънәсе, ниндидер бәрәкәте булмаска мөмкин. Ләкин, яхшы ният белән эшләнгән һәм ахыр чиктә аның үзәгендә файда яткан мәҗлес булса, ни өчен әле ул ифтар форматында булмасын? Теге яки бу өлкә вәкилләрен берләштергән яки яхшы спикеры булган, файдалы гыйлем бирә торган ифтар булып, кемдер үз теләге, үз ризалыгы белән аңа килә икән түләп — нишләп әле ул булмасын?" — диде ул Instagramдагы үзенең сәхифәсендә.

Җырчы һәм укытучы Алия Исрафилова әбиләребезнең мәчет манараларын кискән советлар чорында, юклык заманда яшереп ураза тотуларын бүгенге ураза тотулар белән чагыштырырга ярамый дип уйлый.

"Нишләп соң, мөселманнар шыпырт кына, кешегә күрсәтмичә, өйдә генә авыз ачырга тиеш? Оят гамәл түгел лә. Мин андый ачык, яисә түләүле ифтарларның бер тискәре ягын күрмим. Киресенчә, мөселман кардәшләр белән күрешү, танышу, аралашу чарасы һәм, әлбәттә инде, бердәмлек хисен тою чарасы итеп күрәм.

Аннары, кем нинди ният белән барганын Аллаһ тәгалә генә белә бит. Бөтенесен дә үзләрен күрсәтергә бара, ләчтит сатырга бара дип гаепләү дөрес түгел.

Акчаларын мохтаҗларга өләшсен, диючеләр, үзләре мохтаҗларга күпме өләшкән микән әле? Гадәттә тегеләй эшләсеннәр, болай эшләсеннәр, диючеләр, команда биреп торудан гайре узмый", дип язды ул үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Исрафилова фикеренчә, ниндидер бер блогер кыйммәтле билетлар сатып ифтар уздыра һәм аның билетларын сатып алып бетерәләр икән — димәк, мондый мәҗлесләргә ихтыяҗ бар.

"Кемдер, алдан теге яки бу җырчы яки блогер оештырган чарага кызыгып килсә дә, кем белә, бәлки ул анда ишеткән вәгазьләрне тыңлап, диндәге кардәшләр белән аралашып, үзе дә начар гамәлләрдән туктап, яхшы якка үзгәреп куяр. Һәр кеше иманга төрле юл белән килә, белеп булмый", ди ул.

Авыз ачу чарасын купшы итеп үткәрәләр диючеләргә дә җырчының үз җавабы бар: "Ислам — сыек сакаллы мохтаҗ бичарашкалар дине түгел, ә киң карашлы, фикерле, замана белән бер аяктан баручы белемле кешеләр дине икәнен күрсәтә, минемчә".

Шул ук вакытта Татарстанда да, Башкортстанда да түләүсез уздырылган авыз ачу чаралары да бихисап. Аларны бөтен диярлек мәчетләр, төрле оешмалар, аерым кешеләр бушка уздыра. Ифтарлар зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да үткәрелә. Кайберләренә чакыру бирелә, ә мәчетләрдә, гадәттә, теләгән һәркем килеп ашап китә ала.

Мәсәлән, Казанда "Ярдәм" мәчете көн саен 2 мең кешелек ифтар әзерли. 1800 кешелек ланч-бокслар башка мәчетләргә җибәрелә. Гадәттә мәчетләрдә авыз ачуны аерым кешеләр уздыра. Быел Рамазан аена бөтен урыннарны да алып бетерделәр дип белдерде мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Баязитов.

19 мартта Казанда Республика ифтары уздырылачак. Ул инде унөченче тапкыр оештырыла. "Казан-Экспо" бинасында узачак бу чарага бөтен республикадан 13 мең кеше киләчәк.

Керү бушлай, ләкин билетлар алырга кирәк. Аларны район мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрдә алырга була.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG