Accessibility links

 
"Үзләренең кол булганын күрсәтергә тырышалар". Ни өчен Таҗетдин Путинга "Болгар һәм Казан кенәзе" тасвирлаган калкан бүләк итте?
Кайнар хәбәр

"Үзләренең кол булганын күрсәтергә тырышалар". Ни өчен Таҗетдин Путинга "Болгар һәм Казан кенәзе" тасвирлаган калкан бүләк итте?


Тәлгать Таҗетдин һәм Владимир Путин очрашуы, 24 февраль, Кремль
Тәлгать Таҗетдин һәм Владимир Путин очрашуы, 24 февраль, Кремль

Тарихчы Юлай Шамилоглы Тәлгать Таҗетдин ясалма тарих уйлап чыгара, Казан ханының дәрәҗәсен төшерә һәм Русиягә буйсынганлыгын күрсәтә дип саный.

Атна башында, 24 февральдә, Мәскәү Кирмәнендә Русия президенты Владимир Путин Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинны кабул итте. Әлеге сөйләшүнең максаты әйтелмәде, әмма аны Рамазан ае алдыннан узган бер очрашу дип аңларга буладыр. Әлеге сөйләшүдә Русияне олылау, аның хәзерге сәясәтен хуплау турында сүз барды.

Әмма барыннан да бигрәк Тәлгать Таҗетдинның Путин алдында урыс-татарның тарихи мөнсәбәтләрен үзе аңлаганча җиткерүе булды. Ул аңа калкан бүләк итте.

— Бу Ватан сакчысы калканы Русиянең, Болгар патшалыгының һәм Русия патшалыгының нигезе турында сөйли. Русия императоры — беренче титул, икенче титул — Болгар кенәзе һәм Казан кенәзе. Шуңа күрә дә бөркет ике башлы, ул Болгар дәүләтенең дә гербы булган, ә Болгар үз вакытында Хәзәр дәүләтенең вассалы булып торган. Монда Илья Муромец, безнең каһарманнарыбыз һәм Муса Җәлил сурәтләнгән. Муса Җәлил мөселманнарның үз илләрен хур итмәсеннәр өчен тырышкан, — диде ул.

Путин аңа җавап йөзеннән мөселманнарның бүген Русиянең Украинага каршы сугышында "батырларча сугышуын" әйтте.

"Таҗетдин ясалма герблар, уйлап чыгарулар белән Болгарны һәм Казанны Русиянең үз туфраклары итеп исбатларга тырыша"

Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы Таҗетдиннең тарихи аңлатмасы белән килешмәвен белдерде Азатлык Радиосына.

— Беренчедән, сүз калкандагы герб турында бара, — диде ул. — Аңлавынча, без болгарларның гербы нинди булганын белмибез. Аның турында төрле теорияләр бар. Икенчедән, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Явыз Иван үзенә "Царь Казанский" титулын кушкан, соңрак "Князь Булгарский" титулын да өстәгән. Таҗетдинның калкан өстендә "Болгар кенәзен" беренче итеп кую дөрес түгел, чөнки "Казан патшасы" титулы алдарак торган. Аннары "Казан патшасы" ("Царь Казанский") урынына Таҗетдинның "Казан кенәзе" дип язуы дөрес түгел. Ул шулай итеп Казан ханлыгы ханының дәрәҗәсен төшергән була. Бу кимсетү өчен әйтелгәнме, юкмы — белмим.

Шамилоглы сүзләренчә, монда Таҗетдинның болгарны алга кую, аның дәрәҗәсен күтәрү омтылышы сизелә.

— Таҗетдин Болгарны, Казанны Русиянең үз туфраклары итеп күрсәтергә тырыша. Мин шуны аңладым. Моны исбатлар өчен ниндидер ясалма герблар чыгара, чынбарлыкка туры килмәгән әйберләрне куллана. Инглиз тарихчысы Эрик Хобсбаум сүзләре белән әйтсәк, ул (Таҗетдин) булмаган тарихи традицияне иҗат итә.

Таҗетдин ялган тарих белән беррәттән "хәрби операцияне хуплавы, мөселманнарның Путин артында булуын күрсәтергә тырышкан", ди тарихчы.

— Монда үзләренең кол булганын кабул итүен күрсәтергә тырышалар, кызганычка", дип өстәде Юлай Шамилоглы.

"Таҗетдин үзен патриот һәм урыс милләтчесе буларак та күрсәтә"

Тәлгать Таҗетдин һәрвакытта да үзенең болгарчы булуын ассызыклап килде. Алтын Урданы исә дошман дәүләт буларак күрсәтте. 2015 елда Бөтендөнья башкортлары корылтаенда да ул татарларның болгар булуын әйтте.

— Болгар бабаларыбыз ислам динен моннан 1427 ел элек кабул иткән. 922 елда ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткән вакытта, Әхмәд ибн Фадлан рисаләсендә башкорт дигән милләт бар, татар дигән милләт язылмаган. Бәтәч. Нигә алай? Болгар дип язылган, — дигән иде ул.

Мөселман блогеры, "Мулла из-за угла" телеграм-каналы авторы Рәсүл Тавдиряков Путинга әлеге калканны тапшыру Русия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновнең эш бүлмәсендәге картина тирәсендәге низаг вакытына туры килүен әйтә. Бу картинада 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүе тасвирлана. Z-блогерлар һәм урыс милләтчеләре русофобиядә, пантюркизмда гаепләде.

Тавдиряков фикеренчә, Таҗетдин бу очракны үз файдасына кулланырга уйлаган, чөнки мөфти Равил Гайнетдин мөфтияте һәм аның урынбасары Дамир Мөхетдинов аңа көндәш дини оешма булып санала.

"Алар антидәүләтче, ә мин тулысынча дәүләт яклы", дигән фикерне күрсәтергә теләгән ул ди блогер.

— Тәлгать хәзрәт үзе дә моны яхшы аңлый. Шуңа күрә ул килеп мин тулысынча патриот, миндә татар рәсемнәре юк, мин урыс милләтчесе, дип күрсәтергә теләгән, — дип әйткән Тавдиряков "Бизнес Онлайн"га.

"Таҗетдин һәр хакимияткә дә ярарга тырыша"

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов сүзләренчә, Таҗетдин һәр хакимияткә ярарга тырышты.

— 1991 елда ул ГКЧПны яклады, аннан соң Ельцин даирәсе белән килеште. Ул хәтта Брежнев чорындагы геронтократлар белән дә кул биреп күрешкән кеше, — диде ул.

Аныңча, Таҗетдин белән бәйле хәлләрне рациональ аңлатып булмый.

— Таҗетдиннең еллар дәвамында кылган барлык сәерлекләрен сөйләп бирсәң, күпләр ышанмас, — ди ул. — Мәчеткә шампан шешәсен бәреп вату, АКШка җиһад игълан итү, Русия мөселман академиясының макетын сыра бокалларыннан ясау, көндәшенә факс аша "кукиш" җибәрү, мәйданда кылыч болгап йөрү, таяк һәм камчы белән сугышу, Израиль һәм Сүрияне Кырым кебек кушарга өндәү, Мәскәү Патриархының кулын үбү – бу бары тик берничә мисал гына.

Ел башында Таҗетдинның Казандагы Кол Шәриф мәчетендә үзенчәлекле киемдә күренүе Русия мөселман җәмәгатьчелегенең тар даирәләрендә янә зур шау-шу тудырды. Бу юлы Таҗетдин киеменә букмекер конторасының логотибын (исламда комарлы уеннар тыелган), ә күкрәгенә — тәреле ике башлы бөркет эмблемасын урнаштырган.

Мөфтиятләр һәм хакимият

Русия мөселманнарының беренче диния идарәсе патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Башта "Уфа (1796 елдан Оренбур) Диния магометаннар законы җыены" дип атала. Ул Уфа наместнигы Осип Игельстром үтенече белән дин әһелләрен "сынап" алар арасыннан патша режимына тугрыларны сайлап алу өчен дәүләт оешмасы буларак оештырыла. Идарә 1917 елга кадәр эшли.

Совет чорында да хакимият мөфтиятләрне диндар халыкка үз идеологиясен җиткерү, идарә итү максатында куллана. Совет берлегендә дини идарәләр хөкүмәт каршындагы дин эшләре шурасы карамагында була.

Совет чорыннан соңгы Русиядә берничә диния идарәсе эшләп килә: Үзәк диния нәзарәте (мөфти Тәлгать Таҗетдин, 1980 елда сайлана), Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Равил Гайнетдин), Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Нәфигулла Аширов), Русия мөселманнары дини җыены (мөфти Әлбир Крганов). Моннан тыш Татарстанда, Башкортстанда һәм Кавказда үз диния нәзарәтләре бар. Бу дини идарәләр барысы да эшчәнлеген хакимият белән килештереп алып бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG