Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шпионлык җәнҗалы Русия-Британия бәйләнешләренә зыян итмәс


Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары Уильям Һейг(с) һәм Сергей Лавров(у)
Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары Уильям Һейг(с) һәм Сергей Лавров(у)

Мәскәү һәм Лондон, бер-беренең дипломатларын чыгарып җибәрсә дә, мөнәсәбәтләр яхшыру дәвам итәр кебек.

Сишәмбе көнне Британия Тышкы эшләр идарәсе бу айда илдән чыгарып җибәрелергә карар ителгән урыс дипломатының Британиядән китүен игълан итте.

Тышкы эшләр идарәсенең әлеге белдерүендә “Русия күзләү хезмәтләренең Британия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлеген күрсәтүче ачык дәллилләр булганлыгы” әйтелә.

Британиянең Русия дипломатын шпионлыкта гаепләп илдән чыгарып җибәрүен Мәскәү “нигезсез” һәм “дустанә булмаган” гамәл дип атады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы моңа җавап буларак Мәскәүдәге британ илчелегендә эшләгән бер британ дипломатын чыгарып җибәрергә мәҗбүр булуын белдерде.

Британия Тышкы эшләр идарәсе әйтүенчә, ул дипломат Русиядән бу айда кайткан.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг ул британ дипломатының күзләү эшләренә бәйле булганлыгын кире какты һәм: “Без башка илләр белән булган кебек Русия белән дә үз кануннарыбызга хөрмәт нигезендә нәтиҗәлерәк мөнәсәбәтләр өчен әле дә ачык”, - дип белдерде.

Би-Би-Си хәбәр итүенчә, британ хөкүмәтендәге исеме аталмаган чыганак дипломатларны чыгарып җибәрү, күптән түгел Русия өчен күзләүдә гаепләнеп кулга алынган Катя Затуливетер эшенә һич тә бәйле түгел, дип белдергән. Британ парламенты депутаты ярдәмчесе Затуливетер кулга алыну белән Мәскәү Лондонны һәр җирдә шпионнар эзләүдә гаепләде.

Агуланган Литвиненко үлем алдыннан
2006 елда элекке Русия күзләү офицеры Александр Литвиненко Лондонда агулап үтерелгәннән соң, Мәскәү-Лондон мөнәсәбәтләре киеренкеләшеп китте.

Русия бу үтерүдә шикләнелүче элекке КГБ офицеры Андрей Луговойны Лондонга тапшырудан баш тартты. Британиядә күпләр ул чактагы Русия президенты Владимир Путин эшчәнлеген тәнкыйтьләгән Литвиненконы үтерү артында Русия махсус хезмәтләре тора дип исәпли.

Ул чакта Мәскәү Британия дипломатларын эченә камил күзләү җиһазы урнаштырылган таш ярдәмендә шпионлык кылуда гаепләгән иде. Русиянең хакимият яклы яшьләр төркеме Мәскәүдәге британ илчесен мыскыллады. Ә хакимият Британия тышкы эшләр министрлыгының мәдәни бүлеге саналган Британ шурасының кайбер шәһәрләрдәге бүлекләрен яптырды.

Әмма аннан соң Мәскәү-Лондон мөнәсәбәтләренең шактый яхшыруы күзәтелде. Узган октябрь аенда Британия тышкы эшләр министры Һейгның Мәскәүгә килүе Литвиненко җәнҗалыннан соң шундый дәрәҗәдәге беренче сәфәр булды.

Мәскәүдәге АКШ һәм Канада институты белгече Виктор Кременюк “Азатлык” радиосына, бу айда Русия белән Британия бер-беренең дипломатларын чыгарып җибәрсә дә, бу үзара мөнәсәбәтләрнең яхшыра баруын туктата алмаячак диде.

Аның әйтүенчә, Русиянең Германия белән һәм Европа Берлегендәге башка илләр белән мөнәсәбәтләре яхшыра барганда Британия читтә калырга теләми һәм мөнәсәбәтләрне алга таба да яхшыртырга тырышачак.

Узган айда исә Британия премьем-министры Дэвид Кэмерон киләсе елда Мәскәүгә барачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG