Дания автономиясе булган Гренландия премьер-министры Муте Эгеде дөньядагы иң зур утрауның мөстәкыйльлегенә өндәгән чыгыш ясады. Бу сүзләр Гренландия хөкүмәте сайтында бастырылган яңа ел мөрәҗәгатендә бар, дип яза DW.
— Безнең ил өчен киләсе адымны ясау вакыты җитте. Хезмәттәшлеккә киртәләр тудыручы, колониаль чор богаулары дип атарга мөмкин булган проблемнарны бетерү мсәьәләсендә эшләргә тиеш, — диде ул.
Сәясәтче Дания хезмәттәшлекнең тулы тигезлек булдыруга китермәвен искәртте. Башка илләр белән хезмәттәшлек һәм сәүдә мөнәсәбәтләре бары тик Дания аша гына дәвам итә алмый, дип өстәде ул.
Эгеде сүзләренә караганда, соңгы берничә елда Гренландия парламенты һәм хөкүмәте Гренландия конституциясен эшләп чыгару өчен кирәкле адымнар ясаган.
— Гренландия халкының мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге автономия турындагы канун нигезләмәләрендә теркәлгән, һәм бу мөстәкыйльлеккә ирешү өчен хокукый нигез булдырды. Гренландияне мөстәкыйль дәүләт буларак оештыру эше башланды, — дип өстәде премьер-министр.
- Гренландия – дөньяда иң зур утрау, аның мәйданы 2,1 миллион дүрткел километр тәшкил итте. Утрауда 56 мең кеше яши.
- XVIII гасырда Гренландия Дания колониясе була. 1979 елгы референдум нәтиҗәсендә Гренландия Дания составында автономиягә әйләнә.
- Politico басмасы искәртүенчә, Муте Эгеде – 2021 елдан бирле Гренландия хөкүмәтен җитәкләүче "Халык бердәмлеге" (Inuit Ataqatigiit) фиркасе лидеры. Фирка күптәннән утрау мөстәкыйльлеген хуплый.
- Бай ресурсларга карамастан, Гренландия Копенһагеннан елына якынча 500 миллион евро күләмендә зур финанс субсидияләре ала.
- 22 декабрь көнне АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Truth Social социаль челтәрендә Кушма Штатларның "Гренландиягә ия булу һәм контроль итү – милли куркынычсызлыкны һәм бөтен дөньяда ирекне тәэмин итү күзлегеннән абсолют ихтыяҗ" булуы турында язды.
- Трамп үзенең беренче президентлык мөддәтендә дә Даниягә утрауны сатып алу тәкъдимен ясаган иде. Ул вакытта Копенһаген бу тәкъдимне кискен рәвештә кире какты, аны "абсурд" дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум