Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дворкович: Мәхкәмәнең ЮКОС турындагы карары инвесторларның Русиягә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин


Русия президентының ярдәмчесе Аркадий Дворкович фикеренчә, ЮКОС эшенә бәйле икенче мәхкәмә карарыннан соң чит ил инвесторлары арасында Русиядә эшчәнлек алып бару куркынычлы дип исәпләүчеләр артырга мөмкин.

Дворкович әйтүенчә, инвесторларның Русиягә мөнәсәбәте ничек үзгәрүе һәм мәхкәмә карарының президент Дмитрий Медведев абруена ничек тәэсир итүе тиздән Давоста халыкара инвесторлар форумында ачыкланачак.

ЮКОСның элекке хуҗалары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев нефть урлауда һәм канунсыз керемнәрне рәсмиләштерүдә гаепләнеп декабрь ахырында 13 ярым ел төрмәгә хөкем ителде.

Аларның адвокатлары бу карарны гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG