Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәне өйрәнүче тарихчы, язучы, мөгаллимә,үз хисабыннан 24 китап язып чыгарган, белгечлеге буенча физик, меценат. Быел аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Мәдинә ханым борынгы татар көйләрен саклап калу өчен ноталары белән бергә китап итеп чыгарып, җырчыларга бүләк итә иде. Хөсәен Ямашев китапханәсе хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова: “Шуларның берсе, “Ах, Оренбур кала” җыры Айдар Галимов репертуарында бар”, диде һәм үзе җырлап та күрсәтте.
Элек музей мәктәпнең бер кечкенә бүлмәсендә урнашкан булса, инде яңасы берничә бүлмәне били. Яңа музейны татар зыялысы Мәдинә ханымның шәхси әйберләре, архивы, китаплары тулыландырды.
“Музей өчен экспонатларны укытучылар белән балаларның әби-бабайлары берлектә җыйды”, дип ассызыклады музей мөдире Тәнзилә Килмәтова.
Әлеге музей каршында озак еллар дәвамында “ Өмет” фольклор төркем эшләп килә. Сәнгатькә мәхәббәт уяткан төркемнең җимешләре – балалар. Үзенең тормышын татар халкының сәнгате белән бәйләүчеләрнең берсе, бүгенге көндә Казан гуманитар университетының музыка бүлегендә белем алучы, беренче курс студенты – Рушания Мөшәрәпова.
Мәдинә ханым чит илләрдә яшәүче танылган татарлар белән дә аралашып яшәде, аларга китапларын бүләк итеп килде.Музей ачу тантанасында аның Оренбурда яшәүче улы Рәшит Шабакаев катнашты. Беренче кызы Динә – Норвегиядә, икенче кызы – Диларә Петербурда яшәү сәбәпле, алар музейда була алмадылар.
Оренбурның төрле гасырларында яшәгән данлыклы татар исемнәрен мәңгеләштерүче, язучы, мемориаль такталар ачучы Мәдинә Рәхимкулованы бүген үзен зурлыйлар. Мәдинә Рәхимкулова исемен йөрткән мәктәп музеенда кунаклар өчен беренче экскурсия үтте.